Австралиядәге ике галим – профессор Җозеф Монаган һәм аның укучысы Дэвид Мэй нәкъ әнә шундый фикергә килгәннәр.
Океанны тикшерү белән шөгыльләнүче бу ике галим диңгез төбен тәфсилләп караганнан соң, анда күпләп метан газы җыелган урынны тапканнар. Диңгез төбендәге табигый рәвештә барлыкка килгән ярыклардан өскә күтәрелүче газ биниһая зур күбек хасил итә һәм җир өстенә якынайганда тагын да ныграк киңәя. Аннары әлеге газ шартлый һәм һавага (атмосферага) күтәрелә.
Монаган һәм Мэй үз теоремаларын тикшерү өчен компьютер моделен ясыйлар. Әлеге программаны тормышка ашырганда, гидродинамиканың фәнни принциплары, ягъни метаннан торган күбекнең тизлеге, газның, әйләнә-тирәдәге суның тыгызлыгы һәм басымы кулланыла.
Нәтиҗәдә, мондый метан күбегенә эләккән һәр корабль үзенең йөзү сәләтен югалта вә бата башлый. Моннан тыш, искитмәле зур газ күбегенә эләккән самолет шулай ук егылып төшәргә мөмкин.
Үзләренең компьютердан алынган нәтиҗәсен тикшереп карау өчен бу галимнәр су салынган зур резервуар төзиләр, аңа судно модельләрен урнаштыралар, аннары шуңа зур күләмдә метан газы күбекләрен җибәрәләр.
Бу эшләрдән соң шул ачыклана: әгәр корабль күбекнең тышкы чите белән аның уртасына кадәрге арада булса, ул бата башлый. Ә инде судно күбектән шактый читтә йөзсә, яисә күбекнең кыл уртасында булса, аңа бернинди куркыныч янамый. Моны исә "Бермуд өчпочмагы"нда суга баткан судноның үле командасын табу очраклары аша җавап биреп була. Аларның тәнендә бернинди зыян салу эзләре күренмәгән. Биредәге кешеләр бары тик агулы газны иснәп, тончыгып үлгән.
Шулай да метаннан барлыкка килүче күбекнең ничек һәм аның ни рәвешле өскә күтәрелүе әлегә кадәр табышмак булып кала бирә. Моннан тыш, кайбер архивлардан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы 500 ел эчендә "Бермуд өчпочмагы"нда газның зур күләмдә һавага чыгу очрагы теркәлмәгән. Бәлки бу хактагы язма сакланып калмагандыр.
Бермуд өчпочмагы турында башка төрле гипотезалар да бар. Кайберәүләр анда чит планеталардан килгәннәрнең кулы уйнаган дип саный. Ә икенче берәүләр "Бермуд өчпочмагы" астында кайчандыр юкка чыккан Атлантида шәһәре бар дигән фикердә. Ә өченчеләр исә "Бермуд өчпочмагы" бөтенләй дә юк дип исәпли. Андыйлар карашынча, биредәге көчле гарасат вакытында дулкыннар 25 метрга хәтле күтәрелә. Менә шулар йота да инде самолет һәм корабльләрне. Тик шунысы хак: соңгы 500 елда "Бермуд өчпочмагы"нда бер меңгә якын кеше юкка чыккан. Ә соңгы бер гасыр вакыт аралыгында 20 очкыч вә 50 корабль гаип булган.
Төрле чыганаклардан файдаланып, язманы Хатыйп ГӘРӘЙ әзерләде