"Аллаһ" аракысын ясаучылар мөселманнар алдында гафу үтенде

Казахстанның Семей шәһәрендә сатуга чыккан “Аллаһ” исемле аракыны ясаучылар мөселманнар алдында гафу үтенде.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 06
Казахстанның Семей шәһәрендә сатуга чыккан "Аллаһ” исемле аракыны ясаучылар мөселманнар алдында гафу үтенде. Баш мөфти Абсаттар Дербисалиев кичә Алматының үзәк мәчетендә бу хатны җәмәгатьчелек алдында укыды.

"Аракы бөкеләренә "Аллаһ” исемен язу хата булды, бу хата аракыны җитештерүчеләрнең гарәпчә белмәве аркасында килеп чыккан”, диелгән аракы ширкәте җитәкчелеге хатында.

Аракы бөтен кибетләрдән сатудан алыначак.

Бу көннәрдә Семей шәһәрендә аракы шешәсе бөкесендә гарәпчә язуны күргән сатып алучылар шәһәрнең имамнарына барган. Дин әһелләре бөкедә "Аллаһ" исеме булганын раслаган һәм моңа ачу вә нәфрәт белдергән.

Аракы Актүбә шәһәрендә ясалган. Әмма аны җитештерүче ширкәт бөкегә язуларның Русиядән килүен белдерде. Аның бәясе биш доллар чамасы иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе