Путин Ульяновск бизнесменнарына җир белән мәчет бирерме?

Ульян мөселманнарының “Сембер” бизнесменнар клубы Русия президенты Владимир Путиннан шәһәрдә мәчет салу өчен җир сорый. Шул ук вакытта Ульяндагы тарихи мәчетне кайтарып бирүне сорый.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 05
Ульян мөселманнарының “Сембер” бизнесменнар клубы Русия президенты Владимир Путиннан шәһәрдә мәчет салу өчен җир сорый. Шул ук вакытта Ульяндагы тарихи мәчетне кайтарып бирүне сорый.

Ульяновск шәһәрендә “Сембер” татар бизнесменнары клубының корылтае узды. Корылтый президент Путинга хат юллады. Әлеге хатта Ульянда Җәмигъ мәчете салу өчен җир бүлеп бирү сорала. Моннан тыш, бизнесменнар Федерация урамында урнашкан мәчет бинасын кире мөселманнарга кайтарып бирүне сорый.

Законсыз хосусыйлаштырылган мәчет XIX гасырда сәүдәгәр Акчуриннар тарафыннан төзелә һәм шәһәр мөселманнарына бүләк ителә. Әмма хәзер мәчет мөселманнар кулында түгел. Шуңа “Сембер” бизнесменнар клубы мәчетне кире мөселманнарга кайтаруны сорый. Моннан тыш, Ульянда яңа мәчет төзү өчен җир бирү проблемасы да хәл ителми.

Ульянда Үзәк Диния нәзарәте мөфтияте эшләп килә. Аны мөфти Сәүбән Сөләйманов җитәкли. Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә татарча белем биргән “Биләр” мәдрәсе эшләп килә.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе