
“Аргументы и факты” агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, “Гони” дигән диңгез өермәсеннән соң, Приморьеның алты районында гадәттән тыш хәлләр режимы кертелде.
Партизан, Пограничный, Ольгинск, Октябрьск, Ханкайск районнарында һәм Уссурийск шәһәре округындагы елгалар үзенең ярыннан чыкты. Бер тәүлек эчендә су 1,5 метрга күтәрелде. Экспертлар бу төбәктә яңгырлар яуганлыктан, суның тагын да югарырак күтәрелүен фаразлый. Авыл хуҗалыгы басуларын, торак йортларны һәм юлларны су басуы ихтимал.
Приморьеда яңгырлы һава торышы әле тагын өч тәүлеккә кадәр сузылыр, дип көтелә. Иң күп яңгырлар Уссурийск шәһәр округында (40-100мм), Пограничный, Ханкайск һәм Октябрьск районнарында булачак.
Моннан алда гадәттән тыш хәлләр режимы 47 йортны су баскан Уссурийскига гына кертелгән иде.
“Гони” циклоны Приморьега 26-27 августта килде. Уртача 156 мм яңгыр яуды. Пәнҗешәмбе көнне кичке якта диңгез өермәсе Кытайның төньяк-көнчыгыш өлкәләренә юл алды.