Президент вәкиле Бабич Татарстан мөфтиятен үрнәк итеп куйды

Русия президенты Владимир Путинның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Уфада мөфтиләр белән очрашты

БӘЙЛЕ
2012 Сен 19
Русия президенты Владимир Путинның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Уфада Идел буе округы мөфтиләре белән очрашты. Бабич мөфтиләргә Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеген үрнәк итеп куйды.


Сөйләшү үтерелгән дин әһеле, мәгърифәтче Вәлиулла Якуповны бер минут тынлык белән искә алудан башланып киткән. Михаил Бабич белдергәнчә, Татарстанда булган террор бөтен Русия җәмгыятендә проблемалар җыелуын аңлатты. Хәзер дини җәмәгатьчелек белән багланышлар алып бару юлларын үзгәртү мәсьәләсе карала.

Очрашуда ислам мәгарифе, ваһһабилык таралуга каршы тору проблемалары тикшерелде. Михаил Бабич Казанда булган террордан соң, Татарстанда тәгаен законнар кабул ителү тәҗрибәсен искә алды. Аның сүзләренчә, Татарстан тәҗрибәсе бөтен Русия өчен үрнәк.

- Каршы тору позициясе кирәк. Ул системалы булырга тиеш,- диде Бабич.

Мөфтиләр белән киләсе очрашу мәгариф министрлыгы, уку йортлары вәкилләре катнашында узачак.Чираттагы сөйләшүдә ислам мәгарифен үстерүгә бирелгән финансларның ничек тотылуы, университетларда, мәдрәсәләрдә дәүләт программаларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве тикшереләчәк.

Очрашуда Баш мөфти буларак, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин катнашты.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе