
“РИА Новости”дан алынган хәбәрләргә караганда, Гитлерның туган көнен (20 апрель) билгеләп узучы кырыклап кешене полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Мәскәүнең хокук органнарында эшләүче чыганакның мәгълүматы буенча ул бәндәләрдән утлы корал да табып алынган.
Кичә Мәскәүнең бер күңел ачу клубында бер төркем яшьләр Гитлерның туган көнен үткәрергә җыела. Алар хакында полициягә хәбәр бирелә. Вакыйга булган урынга кичекмәстән полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Алар исә кырыкка якын кешене тоткарлый, шулай ук коралларын да, фашистларның символикасын да тартып ала.
“Гражданнардан алынган хәбәрләргә җавап рәвешендә, Мәскәүдәге клубта Гитлерның туган көнен билгеләп үтүче кырыклап кеше кулга алынды. Әлеге бинада берничә берәмлек корал һәм Гитлерның портреты табылды”,-дип хәбәр иткәннәр “РИА Новости”га.
Эчке Эшләр министрлыгында Мәскәүдә яшьләрнең зур төркемен тоткарлау һәм алардан корал алу фактын раслаганнар.
“Дүшәмбе көнне кич белән полиция хезмәткәрләре Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы күңел ачу бинасында оператив чара һәм тентү үткәреп, кырыклап кешене тоткарлады. Алардан 4 берәмлек травматик корал, уннан артык пычак һәм берничә кастет алынды”,-дип хәбәр иткән “РИА Новости”га Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта тоткарланган ул кешеләрнең шәхесен ачыклау һәм аларның башкалада нинди җинаять кылуларын тикшерү эшләре бара.