Питрәч егете Фәрхәд Фәйзуллин хаҗга юллама отты

Татарстан Диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше бәйгесендә биш вакыт намаз...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 21

Татарстан Диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше бәйгесендә биш вакыт намаз уку, ислам кануннары белән таныш булу төп шарт булып торды.

Бу - Татарстан диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татарча көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән икенче бәйгесе иде. Моңа кадәрге дүрт бәйге татарча көрәш буенча гына узды.

Бәйгегә әлегә шушы таләпләрне үтәмәгән көрәшчеләрнең дә килүе билгеле булды. Андыйларны шушы чараны оештыручылар берничә сорау биреп ачыклады. Бу күренешкә үпкәләүчеләр күренмәде. Ярышларны башлап җибәргәндә Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла мөселманнарның гыйлелемле, әхлаклы, көчле вә куатле булырга тиешлекләре хакында искәртте. Шушы чарадагы котлау сүзендә диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Пәйгамбәребез көрәшеп тәкә откан, дигән хәдисләр дә бар. Авыр әйберләр күтәрүдә көч сынашулар оештырган, балаларны ярыштырган. Дөяләр узышында катнашкан”, диде.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мондый бәйгене оештыручыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Әлфәс хәзрәт Гайфулла әйтүенчә, бил алышуга Татарстаннан 23 район такымы һәм Башкортстанның Октябрски каласыннан килгәннәр. Кул көрәшендә 34 кеше катнашырга теләк белдергән. Көрәштә берничә хөкемдар эшләсә, кул көрәшендә Европакүләм танылган Марсел Хәмидуллин казыйлык итте. Бәйге барышында Октябрски шәһәре мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Шакиров беркадәр дәгъваләр дә белдереп алды.

Татарча көрәштә үз авырлыкларында Муса Камалов (Чаллы), Эдуард Усманов (Чаллы), Руслан Касыймов (Кукмара), Айвар Билалов (Лениногорски), Фәрхәд Фәйзуллин (Питрәч) батыр калса, кул көрәшендә шулай ук үз авырлыкларында Хәмидуллин Руслан (Чаллы), Руслан Батукҗанов (Башкортстан, Октябрски, узган ел да беренче булган иде) җиңү яулады. Шушы батырлар арасында Татарстан Диния нәзарәтенең беренче бүләгенә – хаҗга юлламага жирәбә уйнатылды. Быел юллама 100 килограмнан артык авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңү яулаган Питрәч районы Чита авылы егете Фәрхәд Фәйзуллинга чыкты. Башка җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе