Анда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, "Мәрҗани” мәчете мәхәлләсе халкы, башкалабыз имамнары, Казан Ислам көллияте шәкертләре һәм башкалар катнашты.
"Мәрҗани” мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәневнең Пәйгамбәребезнең Рабигуль-әүвәл аендагы туган көненә – Мәүлидкә багышланган чыгышын күпләр яратып, тын да алмыйча тыңлады. Бигрәк тә аның сөйләгән бер кыйссасы, гәрчә ул хакта инде ишеткән булсак та, тутыккан вә күшеккән күңелләрне нечкәртте, ислам диненең әһәмиятен тагын бер кат аңыбызга сеңдерде.
...Пәйгамбәребез үзенең сәхабәләре белән бергә утырганда, җаһилият караңгылыннан яктылыкка чыккан, яңарак кына ислам динен кабул иткән бер кеше килә дә: "Йә Рәсүлуллаһ, җаһилият чорында минем белән булган бер вакыйганы сиңа җиткерергә телим”,-дигән. Аннары бу адәм сүзен болай дәвам иткән: "Минем кыз балам бар иде. Бервакыт өйгә кайттым да, хатыныма баланы юындырырга һәм киендерергә әмер иттем. Минем фәрманны ишеткән хатыным сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңлады һәм үксеп елап җибәрде, ләкин миңа каршылык күрсәтә алмады, буйсынды. Ул баланы юындырып, киендергәннән соң, мин аны җитәкләдем һәм Мәккә шәһәре кырыена алып барып, бик күп казылган чокырларның берсенә килдем дә, кызымны шунда этеп төшерергә теләдем. Әмма балам шунда ук аска төшеп китмәде, чапанымның читенә ябышып калды. Аннары ул: "Әй, әтием, чапаныңның кырыена тузан кунган бит, шуны кагыймчы”,-дип ялварды. Ләкин мин баламның сүзен ишетмәгән сыман, кызымны шул чокырга тибеп төшердем дә, аны тереләтә күмеп куеп, тыныч кына өйгә кайтып киттем”.
Мондый вәхши сүзләрне ишеткән сәхабә кирамнар урыннарыннан сикереп торып: "Нәрсә сөйлисең син! Туктат! Дәшмә! Бу сүзләрең белән Рәсүлуллаһ галәйһи вәссәлләмнең күңелен төшердең”,-диделәр. Шулчагында Пәйгамбәребез сәхабәләрне туктатты да: "Әй кардәшем, янә кабатлап сөйлә шул вакыйганы”,-диде. Һәм яңа гына ислам динен кабул иткән бу кеше җаһилият чорында булган теге вакыйганы янә кабатлады. Пәйгамбәребез салләллаһи вәссәлләм аны зур игътибар белән тыңлады. Күзләреннән мөлдерәп, аның энҗе кебек мөбарәк яшьләре тамды. Шушы кабатлатуы белән ул кешеләргә менә күрдегезме инде ислам дине сезне нинди кабахәтлек - вәхшилектән, төрле гөнаһлардан коткарды, дип әйтергә теләде.
"Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Безгә кешелек сыйфатларыбызны югалтмыйча, шушы мөбарәк Мәүлид аенда гына түгел, башка айларда да Рәсүлуллаһның тормыш юлын үзебезгә үрнәк итеп куеп, хәятебезне дөрес юнәлештә алып барырга, Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча барып, фани дөньяның да, ахирәтнең дә бәхет – сәгадәтенә ирешергә язсын”,-дип төгәлләде сүзен Илфар хәзрәт Хәсәнев.
Әлеге мөбарәк кичәдә Казан Ислам көллиятенең директор урынбасары Нияз хәзрәт Сабировның Пәйгамбәребез хакында сөйләгән сүзләре һәм бу уку йорты шәкертләренең мөнәҗәтләр, нашидләр әйтүе нур өстенә нур булды.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре