
Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсенә Мәскәүдән кунаклар килде. 2015 ел ахырына «100 тысяч комментариев о пророке Мухаммаде (саллялаху алейхи вассалям)» дип аталган китап чыгару ниятләнелгән. Китап белән бергә Россиянең һәм БМО шәһәрләреннән төрле кешеләрнең Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) турында әйткән сүзләре яздырылган фильм да әзерләнә.
Әлеге китапны һәм фильмны әзерләүчеләр (100kmuhammad.com) “Ак мәчет” мәдрәсәсендә уку йорты мөгаллиме Рәфыйк хәзрәт Минәхмәтов белән әңгәмә кордылар дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.