Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) чәчен Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров күптән түгел Мәскәүдә ачылган мәчеткә бүләк итәргә карар кылган.
Россия Мөфтиләре Шурасы сайтыннан алынган хәбәрләргә караганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) чәчен “Чечня йөрәге” дип аталган мәчеттән махсус рейста Мәскәү җәмигъ гыйбадәтханәсенә алып киләчәкләр.
Мәскәү буйлап сәфәр кылганда, исламдагы кадерле истәлек әйберсен Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Адәм Делимханов озатып йөриячәк.
Реликвияне мәчеткә 18.00 сәгатькә китерәчәкләр. Пәйгамбәрнең чәче Мәскәү мәчетенең михрабына куелачак, аны күрергә теләге булганнар төнгә кадәр карый алачак. Аннары Пәйгамбәребезнең чәче махсус урынга саклануга куелачак.
Мөселманнарның изге әйберсен карарга меңәрләгән мөселманнар килер, дип көтелә.