Нурлатта совет чоры имамы Әхмәтзәки хәзрәтне искә алачаклар

16 май көнне Нурлат районы Колбай-Мораса авылының Мәдәният йортында “Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.

БӘЙЛЕ
2016 Май 12

16 май көнне Нурлат районы Колбай-Мораса авылының Мәдәният йортында “Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.

Конференциянең темасы: “Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һәм совет чорында Ислам дине” (Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышлана).

Бу чараны оештыручылар: Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Нурлат районы мөхтәсибәте һәм Мифтахов Фәрид Фәиз улы җитәкчелегендә Казан шәһәренең Нурлат якташлар җәмгыяте.

Конференциядә Татарстан мөфтие, Әхмәтзәки хәзрәт шәкертләре, танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, Нурлат районы халкы катнашуы көтелә.

Әхмәтзәки Сафиуллин (1896-1995) совет чорының күренекле дин эшлеклесе. Ул революциягә кадәрге билгеле Кизләү мәдрәсәсендә белем алган. 1970-1990 елларда, ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер "Мәрҗани" мәчетендә имам, 1980 елдан – СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы була. Авыл музеенда дин юлында гомере буе армый-талмый хезмәт иткән, 1920 еллар башында Колбай-Мораса авылында имамлык кылган мөхтәрәм Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләре саклана.

Узган ел "Иман” нәшрияты "Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин" дип аталган китапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "2015 ел - татар дин галимнәре елы" кысаларында нәшер итте.

Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе