НУРЛАТТА ДИНИ ЭКСТРЕМИЗМГА КАРШЫ ЧАРАЛАРДА ИЛДАР ХӘЗРӘТ БАЯЗИТОВ КАТНАШТЫ

Нурлат районында террорчылыкка һәм дини экстремизмга каршы профилактика уздыруга багышланган сөйләшү үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 11

Нурлат районында террорчылыкка һәм дини экстремизмга каршы профилактика уздыруга багышланган сөйләшү үткәрелде. Сөйләшү район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә узды. Чарага имамнар, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Республика һәм Нурлат районы хокук саклау органнарының һәм терорчылыкка каршы шөгыльләнүче оешма вәкилләренең күп сандагы чыгышлары тыңланылды.

Татарстан мөфтие исеменнән катнашучыларны, аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сәламләде. Хәзрәт мәхәлләләрдә социаль эшләрне активрак оештырырга һәм дәгъватләүне көчәйтергә чакырды. Традицион ислам кыйммәтләрен аңлату мөһимлеген ассызыклады.

Шулай ук чарада район имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты һәм районда алып барылган дини эшчәнлек хакында сөйләде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе