
Имамнарның квалификациясен күтәрү үзәгендә Нурлат һәм Мөслим районнары имамнарына зәкят турында лекция укылды.
Лекцияне ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, баш белгеч Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм Апанай мәчете имамы Али хәзрәт Ибодов сөйләде.
Алар зәкятнең һәр мөселман өчен фарыз булуы турында, аның барлык нечәклекләрен аңлатты һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.