"Новая газета" Немцовны үтерүне оештырырга мөмкин кешене атады

"Новая газета" медиада Немцовны үтерүне оештыруда шикләнелгәннәр дигән белдерүләрне шик астына куя.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 11

"Новая газета" медиада Немцовны үтерүне оештыруда шикләнелгәннәр дигән белдерүләрне шик астына куя. Газет үз тикшерүен үткәргән һәм бу җинаятьне оештырырга мөмкин кеше исемен атый. Ул – майор, аның исеме Руслан һәм, янәсе, аның фамилиясе Русия президентына билгеле. Газетта булган мәгълүматларга күрә, дүшәмбе Грозныйда аннан сорау алганнар. Кайбер мәгълүматларга күрә, аның "туганы Чечняда йогынтыга ия һәм куәт структураларында эшләүче".

Оппозиционер Алексей Навальный ул майор Руслан Гермеев булырга мөмкин ди. Аның абыйсы Сөләйман Гермеев Чечнядан Русиянең Федерация шурасы әгъзасы. Икенче бер якын туганы – Дәүләт думасы депутаты Адам Делимханов.

"Новая газета"ның шеф-редакторы Сергей Соколов үзендәге мәгълүматлар нигезендә, элек кулга алынган Заур Дадаев Немцовны үтерүне оештырган кеше булмаска тиеш, дип белдерде. Кичә Дадаев гаепләүне кире какты. Ул шулай ук Тикшерү барганда ябып тору урынына (СИЗО) килгән хокук яклаучыларга үзен кыйнаулары һәм җәзалаулары турында белдерде. Немцовны үтерү эшендә Хәмзд Бахаев һәм Тамерлан Эскерханов та гаепле булырга мөмкин, дип белдерелә.

Мәскәү-Һелсинки төркеме җитәкчесе, хокук яклаучы Людмила Алексеева Немцовны үтерергә кушучыларны табачакларына шик белдерә. Немцовның хезмәттәшләренең берсе – "Демократик сайлау" фиркасенең лидеры Владимир Милов бу җинаятьне Русиянең махсус хезмәте оешырган, дип саный.

Борис Немцов 27 февраль кичендә Мәскәү үзәгендә атып үтерелде, дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе