
Норвегиянең башкаласы булган Ослода Мөхәммәд иң популяр исемнә әйләнде. Бу хәл Норвегия башкаласында тәүге тапкыр барлыкка килде, дип язып чыкты андагы газета The Local.
Экспертлар исәпләвенчә, ислам дине Пәйгамбәренең исемен биредәге 4,8 мең яшь кеше йөртә, икенче урында – Ян исеме (4,7 мең кеше диярлек), өченчедә – Пер исеме (4,1 мең).
Бу газетаның билгеләп узуынча, Мөхәммәд исеме Ослода 4 ел рәттән балалар арасында иң абруйлы исем саналды. Дөрес, ирләр исеме арасында Норвегия башкаласында чынлап торып иң абруйлыга ул хәзер генә әйләнде.
Соңгы берничә ел эчендә Мөхәммәд исеме Англиядә һәм Уэльста, Амстердам, Гаага, Роттердам, Утрехт, Брюссель кебек калалардагы бала табу йортларында ешрак яңгырый башлады. Ә Милан шәһәрендә (Италия) бу исем яңа туучы балалар арасында гына түгел, бәлки эшкуарлар арасында да иң популярга әйләнде. Каланың Сәүдә Палатасы мәгълүматларына караганда, Миландагы 1,6 мең эшкуар үзен Мөхәммәд дип атый.