
Төрки җөмһуриятләрнең халыкара мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙ тарафыннан оештырылган күргәзмәдә 100 әсәр урын алган. Татар иленең Алабуга, Казан, Болгар, Зөя утравы кебек тарихи шәһәр һәм торак пунктларының истәлекле күренешләре, мәдәни җәүһәрләре төрек тамашачысына тәкъдим ителә. Шулай ук Төркиядә узган Татарстан көннәре, Әнкарәдә Габдулла Тукайга һәйкәл кую, шагыйребез исеме бирелгән ял паркын ачу тантаналарыннан фотокадрларны күрергә мөмкин. Татар халкының кул осталыгы әсәрләре, күннән эшләнгән милли экспонатлар кебек милли сәнгать үрнәкләре дә фото сәнгатендә чагылыш тапкан. Бу кызыклы әсәрләрнең авторлары арасында Татарстанның күренекле фото осталары Евгений Канаев, Андрей Веретенников, Айгөл Акман да бар.
Әлеге күргәзмәнең бер өлешен Төркиягә сәфәре кысаларында 30 май көнне ТӨРКСОЙ оешмасының штаб-фатирындагы очрашу вакытында Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнехановта тамаша кылган иде.
Төрки җөмһуриятләрнең танылган фотографлары иҗат җимешләре күргәзмәсе 18 декабрьгә чаклы дәвам итәчәк.
Әлеге чара кысаларында, Татарстан мәдәнияте министры Айрат Сибагатуллиның Искешәһәр җитәкчеләре белән очрашулары көтелә. Алар, әлеге каланың 2013 елда «Төрки дөньясы мәдәният башкаласы» игълан ителүе уңаеннан, «Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәре»н Искешәһәрдә үткәрү буенча сөйләшү алып барачаклар. Шулай ук Искешәһәр мэриясе һәм губернаторлыгы тарафыннан «Казан татарлары мәдәнияте һәм ярдәмләшү» иҗтимагый оешмасына бирелгән ике катлы йортны «Татарстан мәдәнияте үзәге» итеп төзү проекты өстендә эшләячәкләр. Татарстан министрының Искешәһәр районындагы Госмания татар авылында милләттәшләр белән очрашуы да каралган.
Чыганак: "Татар-информ"