Нью-Йоркта уздырылган Сабан туена АКШның төрле штатларыннан кунаклар килде

АКШтагы Нью-Йорк шәһәренең Эйзенхауэр паркында Сабан туе үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Июн 18
АКШтагы Нью-Йорк шәһәренең Эйзенхауэр паркында Сабан туе үткәрелде. Татар милли бәйрәменә Нью-Йоркның үзеннән, Нью-Джерси штатыннан, шулай ук Коннектикут, Мэриленд, Пенсильвания штатларыннан барлыгы 300дән артык кеше җыелды.

Татар халкының рәсми булмаган гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры (аның сүзләрен Г.Тукай язган, шуны халык үзе көйгә салган) белән ачылган Сабан туенда традицион котлаулар булды, җыр-биюләр, конкурслар, команда белән спорт уеннары үзенә бөтереп алды.

«Атаны» татар ассоциациясе исә Сабан туеның традицион бизәкләре булган ярышлар – капчык киеп, эченә йомырка салынган кашып кабып узышу һ.б. оештырды, арада иң җәлеп иткәне аркан тартышу булды. Сабан туе милли биюләрсез, милли ашларсыз үтми, бу юлы да кунаклар гаять шат калды, дип хәбәр итә etatar.ru татар эшлекле газетасы.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе