Кичә Нигериянең төньяк-көнчыгышындагы Борно штаты башкаласында – Майдугури каласында көчле шартлау яңгырады. AFP мәгълүматларына таянып, ТАССның хәбәр итүенчә, анда унга якын кеше һәлак булган, тик бу хакта әле рәсми рәвештә хәбәр ителмәгән.
Бер шаһитнең сүзләренчә, шартлау нәтиҗәсендә 42 кеше җан тәслим кылган.
Нигериянең төньяк-көнчыгышындагы иң эре шәһәрләрнең берсе булган Майдугурида моннан алда да “Боко харам” радикаль төркеме тарафыннан терактлар булган иде. Бу төркем Нигериянең төньягында һәм төньяк-көнчыгышында хәрәкәт итә. Аның сугышчылары күрше дәүләт биләмәләренә дә – Нигер, Камерун һәм Чадка да һөҗүм итә. 2015 елның мартында “Боко харам” Россиядә тыелган “Ислам дәүләте”нә тугры булу турында ант иткән иде.
Быелның 20 сентябрендә Майдугурида инде шартлау яңгыраган иде, ул вакытта биредә 117 кеше һәлак булды.