
Мин-татар кызы! Күпме мәгънә, күпме горурлану хисе салынган бу юлга! Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны...Сөембикәсе булган горур милләт кызы бит мин.
Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән. Татар телендә сөйләшүем, Татарстан җирендә яшәвем белән бик бәхетле мин.
Туган тел! Бар кешегә дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әни, әти, әби, бабай" сүзләрен без туган телдә әйтәбез. Туган үскән илнең газизлеген тоярга безгә әнә шул туган тел булыша да инде.
Безнең туган телебез бик бай тел ул. Мин үзем татар телендә сөйләшәм. Кечкенәдән үк әниемнең татар телендә җырлаган бишек җырларын тыңлап үстем, аннары инде Әлфия апа Авзалова җырларын бик яратып тыңладым. Әнием миңа кечкенәдән үк татар телемә, халкыма мәхәббәт уятты. Татар кызы мин дип горурланам мин, татар кызы булып, саф татарча сөйләшүемә сөенеп бетә алмыйм.
Тик бер әйбер борчый. Татар теленең дәүләт теле буларак кабул ителүенә дә карамастан, үз югарылыгына күтәрелеп җитә алмавыннан җан әрни. Татар телен дәүләт теле дип сөйләнсәләр дә, чынлыкта халыкның күпчелек өлешен руслашкан татарлар хасил итә. Телевизор экраннарыннан да еш кына русча сөйләшүче депутатны, җәмәгать эшлеклесен күрәсең. Чыгыш ясаганда татарча исәнлешергә мөмкиндер бит. Бездә бит ике рәсми тел – татар һәм рус телләре. Татар телен мәҗбүри өйрәнсеннәр иде...
Нигә безгә: "Татар теле хәзерге заманда ни пычагыма кирәк ул?"-дип әйтүчеләр дә бар. Ни кызганыч. Андыйларга мин бары тик: "Үзегезнең ана телен белмичә, башка телне ничек өйрәнмәкче буласыз?"- дип кенә әйтәм. Әйе, татар телен генә белеп, ерак китә алмыйсың. Тик Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Минтимер Шәймиев һәм башкалар татар теле аша югары дәрәҗәләргә ирешкәннәр. Ә бит алар гади татар авылы балалары. Әби-бабаларыбыздан күчеп килгән рухи мирас, милли тамырларыбыз нәкъ менә татар авылларында сакланган. Татар теле аша ерак китеп була, анын дәрәҗәсен, бөеклеген үстергән очракта гына.
Дус-ишләрем белән дә туган телемдә аралашам. Ләкин гел бер сорау борчый күңелемне. Нигә туган телебезнең үсешен сакламыйбыз, нигә үзебезнең газиз туган телебезгә битараф, салкын карыйбыз?! Бу бигрәк тә ата-аналарга кагыла. Туган телгә мәхәббәтне без инде балачактан үк тәрбияләргә тиеш, бала үзенең ана телен камил белеп үссен. Нигәдер хәзерге көндә әти-әниләр ана телен белмиләр, балаларына да алар беренче итеп рус телен өйрәтәләр. Алар аны белергә дә кирәк түгел дип саныйлар, ахрысы.
Үзебезнең телне яхшы белү бары тик үзебездән генә тора. Хөрмәтлик, зурлыйк, кадерләп саклыйк без үзебезнең ана телебезне. Ул бит безгә әби-бабаларыбыздан калган рухи мирасыбыз, иң зур байлыгыбыз. Телебез бетсә, халкыбыз да бетәчәк бит...
Зөлфия ЙОСЫФАЛИЕВА