
Кичә Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Фәләстиннең элеккеге мөфтие, шәех әл-Әзһәр, Әл-Әзһәр халыкара университеты Фәләстин бүлеге җитәкчесе Исмәгыйль Бүлбүл белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары, РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.
Мәгълүм булганча, Фәләстин дин белгече Казанга РИУ чакыруы буенча килде һәм шәкертләргә семинарлар уздырачак.
Очрашу барышында дин әһелләре дини вәзгыять, ТР МДНнең эшчәнлеге, проектлары, басмага әзерләнүче “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсе хакында сөйләштеләр, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.