2010 елның 28 декабрендә Мәскәү мәхкәмәсе Игорь Изместьевны 2003 елгы президент сайлауларына әзерлек барышында Уфада террор гамәле оештыруда, яллап кеше үтертүләрдә, президентлыкка намзәт Мортаза Рәхимовка каршы материаллар басучы Златоусттагы басмаханәне яндыртуда, зур күләмдә салым түләмәүдә һәм ФСБ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташуда гаепле дип табып, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Яңа ачылган фактларга таянып Изместьевның адвокатлары Мәскәү мәхкәмәсе карары буенча Русия Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедев исеменә яңа шикаять әзерләгәннәр. Бер үк вакытта алар шушы мәсьәлә буенча шикаятьне Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәргәннәр.
Әлеге вакытта Игорь Изместьев төрмәдә, Мортаза Рәхимов 63 миллиард сум акчага ия булган "Урал" хәйрия фонды башында утыра, Уфада яши, ә Урал Рәхимов, матбугатта яңгыраган хәбәрләргә караганда, Австриядә яшәп ята дип хәбәр итте "Азатлык.орг".