"Моабит дәфтәрләре" халыкка күрсәтелде

15 февраль Татарстан Милли музеенда каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар төрмәсендә язган "Моабит дәфтәрләре" халыкка күрсәтелде.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 17

15 февраль Татарстан Милли музеенда каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар төрмәсендә язган "Моабит дәфтәрләре" халыкка күрсәтелде. Бу чара Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышланды.

Һәр елда булганы кебек Милли музейда быел да 15 февраль - Җәлил туган көнне "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсе халыкка тәкъдим ителде. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең Германиядә фашистларның "Моабит" төрмәсендә язган "Моабит дәфтәрләрен" махсус пыяла урынга алып чыгу эше Советлар берлеге каһарманы Борис Кузнецовка тапшырылган булса да, ул авырып китү сәбәпле әлеге эшне бу юлы яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин башкарды.

2013 елгы Муса Җәлил премиясе лауреаты, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин "Моабит дәфтәрләрен" күтәреп, халык килеп караячак махсус урынга алып барган вакытта бик дулкынлаунын, әйтеп-аңлатып бетереп булмастай хис кичерүен белдерде.

"Бу-бер яктан куанычлы да, әмма икенче яктан җанны чеметеп ала торган вакыйга. Минемчә һәр татарның күңелендә Муса Җәлилнең роле бик зур булырга тиеш. Әгәр дә инде ул татар баласы шигырь дә яза икән, аның язмышы безнең бөек шагыйребездән гайре була алмый әлбәттә", дип белдерде ул.

Муса Җәлил 1944 елның августында Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелә. Үлеменә кадәр төрмәдә ул язып калдырган "Моабит дәфтәрләре" ике блокноттан тора. Аларда Муса Җәлилнең гарәп һәм латин хәрефләре белән язылган 93 шигыре теркәлгән.

Җәлилнең бу дәфтәрләрен аның гозерен үтәп, төрмәдән бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга һәм шагыйрьнең ватанына җибәрә.

Муса Җәлилгә 1956 елда Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә, "Моабит дәфтәрләре"ндәге шигырьләре өчен ул 1957 елда Ленин премиясенә лаек дип табыла. Муса Җәлил Советлар берлегенең әлеге ике иң зур бүләген берьюлы алган бердәнбер шагыйрь.

"Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсе бүгенге көндә Татарстан Милли музеенда махсус тартмада саклана. Алар халыкка елга бер генә тапкыр, Муса Җәлилнең туган көне булган 15 февральдә генә күрсәтелә дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе