ММЧ: Тикшерү комитеты Немцовны үтерүне оештырган кешене ачыклады

“Коммерсантъ” газетасыннан алынган мәгълүматларга караганда, үзен Руслик дип таныштырган зат Немцовны үтерүне оештырган булырга мөмкин.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 30

“Коммерсантъ” газетасыннан алынган мәгълүматларга караганда, үзен Руслик дип таныштырган зат Немцовны үтерүне оештырган булырга мөмкин. Заур Дадаевның күрсәтмәләре буенча, нәкъ шушы кеше җинаятьтә катнашучыларны коралландырган һәм аларга шактый күп күләмдә акча бирергә вәгъдә иткән.

Газета хәбәрчесе белән сөйләшкән кеше Тикшеренү комитетына бу Русликның чын исеме һәм фамилиясе билгеле булуын әйткән. Тик тикшерүчеләр аның исемен әлегә сер итеп саклыйлар. Шунысы гына билгеле: ул җинаятьтә катнашучыларның якташы икән (монысын каян белгәннәр диген?). Газетадагы хәбәрдән күренгәнчә, бу кеше әлегә эзәрләүгә бирелмәгән. Ник дигәндә, тикшерүчеләр аның бу җинаятьтә катнашырга мөмкин булуы турында башка дәлилләр дә җыялар икән.

Дадаевның сөйләвенә караганда, җинаять кылуда аңа Руслик кушаматлы Чечня кешесе булышкан, ул аңа ПМ пистолетын да биргән.

Аннары, җинаять кылынгач, янәсе бу кешедән (Русликтан) килгән адәм әлеге пистолетны алып киткән. Дадаев Руслик белән Мәскәүдәге бер сәүдә үзәгендә танышкан. Ул аларга 5 әр миллион сум акча бирергә вәгъдә иткән.

Хәзерге вакытта Немцовны үтерү эше буенча 5 кеше гаепләнә. Болар – Заур Дадаев, Тамерлан Эскерханов, Рәмзәт Бахаев, Анзор һәм Шәдид Губашевлар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе