
Мисырның юстиция министры Әхмәд Зиндны бер телеканалда чыгыш ясаганнан соң, эшеннән азат иткәннәр. Ул эфирда вакытта әгәр Мөхәммәд Пәйгамбәр закон бозган булса, аны да төрмәгә япкан булыр идем, дигән.
Дөрес, түрә шунда ук: “Гафу ит мине, Аллаһ!”-дип ялгыш әйтеп җибәргән сүзенә төзәтмә керткән. Тик аны барыбер бу сүзләре коткармаган, Мисырның Премьер-министры аны вазифасыннан азат иткән.
Мисырның хөкемдарлар берләшмәсе бу карарны тәнкыйтьләп чыккан. Аларның берсе бу ялгыш әйтелгән сүз генә, моның өчен министрны вазифасыннан азат итәргә кирәкми иде, дип белдергән.
Мисырның элеккеге юстиция министры узган елның май аенда эшеннән азат ителгән иде. Ул дәрәҗәле катлау балалары гына хөкемдарлар була ала, ә мондый эшкә сәләтле булмаучыларның балаларын чүп җыючылар, дип атаган булган, дип хәбәр итә “Би-би-си”нең рус хезмәте.
Мәгълүмат “Татар-информ”нан тәрҗемә итеп алынды