
Кичә Баулы районының Исергәп авылында, күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклесе Миргазиян Юныска монумент кую уңаеннан, искә алу чарасы оештырылган. Анда, Баулы муниципаль районы җитәкчелеге белән беррәттән, язучының кызы Камилә, туганнары һәм авылдашлары да катнашкан.
Әдәбият елында Татарстан Язучылар берлеге күренекле язучы Миргазиян Юнысның каберенә таш куюга 100 мең сум акча бүлеп биргән.
Исегезгә төшерәбез: язучы узган гасырның 90 нчы елларында Әлмәттә, 2005 елдан Мәскәүдә яшәде. 2014 елның 2 июнендә вафат булды. Туган авылы Исергәптә җирләнгән, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.