Мирас дигән тәгәрмәч әйләнә

Алай дигәннән, яшәвебезнең иң олы мирасы, хәзинәсе Раббыбызның безне дөньяга яралтуыдыр.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 10

Алай дигәннән, яшәвебезнең иң олы мирасы, хәзинәсе Раббыбызның безне дөньяга яралтуыдыр. Аның кушканнарын үтәп яшәвебез безне мираслы булу бәхетенә ирештерә. Мирас сүзе адәм балаларына мәңгелек вазифалы булуны да өстәгән.

Әлеге гыйбарәне тирәннән аңлаучы галим-галимәләр, хикмәт ияләре дә аз булмаган бу хәяттә. Тарихыбызда мираска ия кешеләр дә булган. Әмма иң мөһиме – Раббыбызның әмерен үтәү. Аны үтәү күпләрне, бик күпләрне мәңгелек бәхеткә ирештерә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) вакытыннан ук күп кенә мөселман хатын-кызлары аның ярдәмчеләре булганнар һәм кешеләрнең иманын ныгытуда динебезнең асыл нигезен аңлатуда үзләренең хәләл көчләрен сарыф иткәннәр. Татарстаныбызда да башлап йөрүче хатын-кызларыбыз булган. Шуларның берсе – дөньядагы бердәнбер казыя Мөхлисә Бубый. Ул хатын-кызларның мәгърифәтле, зыялы булуын кайгырткан.

Байтак вакытлар буена җаһилият чоры хакимлек кылса да, хаклык вә хакыйкать ачылды. Мөхлисә Бубый эшчәнлеге танылды һәм өйрәнелде. Динебезгә карата вәхшилек бер кайчан да кабатланмасын иде инде. Аның ихласлылык белән өретелгән нияте тормышка ашты, Аллага шөкер!

Шөкер, Мөхлисә Бубыйның дәвамчылары бар. Шуларның берсе – заманабызның гасыр абыстае, Мөхлисә Бубый исемендәге бүләк иясе, остазбикә Рәшидә абыстай Исхакый. Аның эшчәнлеге җентекләп өйрәнелер, бу гасырда үзенең лаеклы урынын алыр әле. Остазбикәбезнең шәкертләре арасында да казыябызның эшен дәвам итүчеләр дә бар бит! Шуларның берсе, Рәшидә абыстай шәкерте – Шиһабетдин кызы Саимә абыстай. Саимә абыстайны минем “Мәрҗани”дә дә, “Мәдинә” мәчетендә дә күргәнем булды. Аның белән хәзрәтләрнең вәгазьләрен бергәләп тыңлаганыбыз хәтеремдә. “Мәдинә” мәчете мәдрәсәсендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә бергәләп чәй эчкәнебез онытылмый.

Йортлар идарәсендә Саимә абыстайны олылап, шәкертләр укытырга дип, бер бүлмә биргәннәр иде. Ул шәкертләре белән зур бәйрәмнәрне дә шунда уздырды. Өйләрендә дә булдым. Саимә абыстай һәр яктан ыспай, тыйнак һәм сабыр иде. “Мөслимә” газетасында әлеге остазбикә хакында язганым да булды. Ул һәрчак шәригатьне, Раббыбыз кушканча яшәү турында аңлатуны алга сөрде. Уку елының башы, уртасы, соңгы айлары дип тормады, кешене кайда очратса, шунда вәгазьләде һәм үзенә укырга килергә җәлеп итте. Шул рәвешле, Саимә абыстай бик күпләрне иман юлына чыгарды, бәхетле кылды. Рухы шат булса иде.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе