Минскида Төркия булышлыгы белән төзелгән мәчет эшли башлады

11 ноябрьдә Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачылды. Мәчет ачу тантанасында күп сандагы рәсми һәм дини кунаклар, шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров катнашты. Рөстәм хәзрәт тантаналы чарага кадәр төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре, милләттәшләребез белән аралашты.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 11. Фото:tut.by

Әлеге тантаналы чарада катнашкан Белорусия Президенты Александр Лукашенко мөселманнарның Белорусиядә ундүртенче гасырдан бирле яшәүләрен һәм җирлек үсешенә, мәдәниятенә, илне дошманнардан саклауга зур өлеш кертүен билгеләп узды. “Моны борынгы китаплар да раслый. Белорус мөселманнары гарәп графикасында, әмма белорус телендә язганнар. Минскидагы - мәчет динара татулык билгесе һәм ислам динендәге ватандашларыбыз, кунаклар өчен гыйбадәт кылу урыны”, - диде ул.

Әлеге тантаналы чарада Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган да катнашты.

Минск шәһәрендә яңа иман йорты 1962 елда җимерелгән мәчет макеты үрнәгендә төзелгән. Биредә берьюлы 1,5 мең мөселман намаз укый алачак. Минскидагы бердәнбер мәчет Көнчыгыш Европадагы иң зур мәчет булып тора.

Тарихка күз салсак, Минскида беренче таш мәчетне татарлар тарафыннан 19 гасыр ахырында төзелгән. Әмма совет хакимияте урнашкач, ул эшләүдән туктый. Бары тик сугыш елларында гына вакытлыча ачыла. 1962 елда исә тулысынча җимерелеп бетә.

Яңа мәчет 2014 елда салына башлаган. Әмма матди кыенлыклар булу сәбәпле, төзелеш берничә елга туктатыла. 2013 елда кабат башлана. 2016 елда Төркия булышлыгында төзелеп бетә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе