Милләтпәрвәр Рәис САФИН шигырьләре

Дисәк тә...

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 20
Дисәк тә...

Дөнья чуар, төрлесе бар,
Бар яхшысы, яманы.
Кайберәүләр гомер буе
Белми яши чаманы.

Дөнья һәрчак хәрәкәттә,
Хәлләр үзгәреп тора.
Яшәештә көрәш бара,
Тормышны сүтә-кора.

Дөнья ямьле, ул сөйкемле -
Тылсымы күзне буа.
Адәм заты үлә-бетә
Дөнья артыннан куа.

Ә ул – вәсвәсәле шайтан,
Кызыктыра, котырта.
Җиде үлчәп кисмәгәнне
Төп башына утырта.

Кеше хакы, хәрам ризык -
Тыелган аш дисәк тә...
Гөнаһны кыла торабыз
Языклыгын белсәк тә.

Тик терсәкне тешләп булмый
Мең үлеп терелсәк тә.
2013 ел, октябрь.

Күрше хакы — Аллаһ хакы, диеп...

Һәр тарафта чиркәү аваз сала -
Кыңгырау чаң кага җилкенеп.
Ханнар аңа ризалыгын биргән,
Толерантлык җаен китереп.

Күрше хакы – Аллаһ хакы, диеп,
Татар аңа эшләр майтара.
“Бусы минем хакым”,-дип күршесе
Золым кылып, әҗәт кайтара.

Юмарт татар илсез-йортсыз калды,
Җире дә юк мәчет салырлык.
Үз хакын да инде күршесеннән
Куәте юк кире алырлык.

Гаепсездән һаман ул гаепле:
Зинданнарда татар милләте.
Эзәрлекләү, кыйнау, җәзалаудан
Иза чигә ислам өммәте.

Таш атканга - аш атучы татар:
Гыйбрәт алмый сукыр ялгыштан.
Үлә-бетә күрше хакын хаклый,
Узмышлар юк, имеш, язмыштан.

Хак Тәгалә шулай куша, диеп,
Күршесенең күрә күңелен.
Тамырына балта чаба-чаба
Һәлакәткә илтә килерен.

Эт, мәчеләр дус яшәми җирдә,
Толерантлык булмас берьяклы.
И татарым, бул Аллаһка хаклы,
Милли рухлы, милли сабаклы.
2013 ел, май.

Тилмердем

Рәсүл хәдисендә әйтә:
“Белмәгәнеңне әйтмә!
Башкаларны, үзеңне дә
Хәтсез гөнаһлы итмә”.

Коръән – Аллаһ могҗизасы,-
Ул тиңсез изге китап.
Аның серләрен белер тик,
Бик тирән белемле зат.

Һәр сүзе хикмәт – гыйбрәтле,
Галим зат серен ачар.
Ахыр замангача булып,
Кодрәте чынга ашар.

Ялгышып (Әстәгъфируллаһ),
Хак сүзгә тел тидердем.
“Раббым, ошбу гөнаһымны
Ярлыка”,-дип тилмердем.

Икмәк каргышы

Бер юньсезе ипи ташлап киткән,
Аунап ята агы-карасы.
Чүплекләрдә ризык өемнәре -
Алар минем йөрәк ярасы.

Бисмилламны әйтеп, башым иеп,
Биштәремә җыям шуларны.
Җаным сыкрый, күңелләрем елый,
Искә алам ачлык елларны.

Кырык өчнең кытлык июнь ае,
Валчык та юк чебен яларлык.
Юктыр өйдә черек бәрәңге дә -
Кәлҗәмәсе итеп ашарлык.

Мин шешенеп, үләр хәлгә җитеп,
Өстерәлеп чыктым урамга.
Авыл тып-тын, гүя җансыз калган,
Аңым җуеп, чумдым томанга.

Көч-хәл җыеп, берчак керфек кактым,
Яшь бәбкәләр үлән чемченә.
Мин дә тотып, бераз сихәт алдым,
Хәйран калдым аның көченә.

Үлән ашап кемдер исән калды,
Ә кемнеңдер өзде бәгырен.
Ач-ялангач үлем аша үтеп,
Икмәкнең без белдек кадерен.

...Бер юньсезе ипи ташлап киткән,
Аунап ята агы-карасы.
Ипи ташлап йөргән бәндәләрнең
Бугазында икмәк каргышы.
2012 ел, июнь.

Аңла, Кеше!

Бу дөньяга мәшһүр бөекләр килгән,
Кешелеккә хикмәти гыйлем биргән.
Исемнәре чал тарихта дан алган,
Мәңгелектә акыл вә хәтер калган.

Җиһанда көчле-дәһшәтле ирләр булган,
Үзләрен Аллаһка тиң итеп тоткан.
Барысы да туфракта юкка чыккан,
Дәүләтләрне, кавемнәрне җир йоткан.

Бу дөньяга кеше ни өчен килә?
Хакыйкатьне бер Аллаһ кына белә.
Кешеләрнең йөздән тик икесенә
Кирәк кадәр генә мәгълүмат иңә.

Тереклекнең бөтен максаты шунда:
Тәмле ашап тамагын туйдыруда.
Кемнәр хәләл, кемнәр хәрам юл белән
Тормышта рәхәт яшәү булдыруда.

Тамак йөртә җирдәге бар мәхлукны,
Мәхәббәт яшәтә җан-тереклекне.
Тир-Анабыз – җәннәтнең күчермәсе.
Аллаһ Тәгалә биргән иреклекне.

Яшә сөеп-сөелеп бу дөньяда.
Һәр гамәлең китерсен җиргә файда.
Көнчелекнең, нәфеснең чамасын бел!
Белемеңне эшкә җик изге уйда.

Китәргә дип килә кешә дөньяга,
Тик кыска гомер бирелгән шул аңа.
Гасырларның исендә калыйм дисәң.
Һәр гамәлдә иман кирәген аңла!
2009 ел, март

Бер кебек

Икесе дә алар илаһидыр,
Икесе дә тормыш куәсе.
Икенә дә бердәй тотынабыз -
Алар безнең тормыш иясе.

Икесе дә алар көч-кодрәтле,
Дөньяларны юктан бар итә.
Җир-күкләрдә тормыш-яшәешне,
Кануннары белән беркетә.

Бар тереклек яши парлы-парлы,
Парлылыкта сере яшәүнең.
Тик һәркемнең тәкъдир- бизмәне бар,
Бер чиге бар ләкин үлчәүнең.

Тик Аллаһның башы – ахыры юк,
Мәхәббәт тә шулай мәңгелек.
Икенең дә бер үк сыйфатлары -
Икесе дә алар бер кебек.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе