
Беркөнне миңа архитектор, мөселман хатын-кызы Миләүшә Ренат кызы Галиева белән “Ярдәм” мәчетендә очрашып сөйләшү насыйп булды.
Миләүшә ханымның сүзләренә караганда, алар быел Яшел Үзән районына караган Усаклы (Осиново) бистәсендәге мәчетнең эскизен ясаганнар, киләсе елдан андагы гыйбадәтханәне төзи дә башларга ниятлиләр икән.
Аларның “Реал Истэт” дип аталган төзелеш фирмасы мөселманнардан тора. 1990 елда алар төзелеш фирмасы булып оешканнар. Шактый күп йортлар салганнар, әмма мәчет төзелешенә алулары әле беренче тапкыр икән. Шуңа күрә бу фирма хезмәткәрләре дулкынлану мизгелләре кичерә.
Усаклыда яшәүче бабайлар бер өйне мәчет итеп төзәтеп, хәзергә шунда намаз укыйлар. Әмма 14 мең кеше яши торган бистә халкын 20 кеше генә намаз укырлык кечкенә бина канәгатьләндерми. Ә яңа төзеләчәк мәчет бинасында 320 кеше намаз укый алачак. “Реал Истэйт” фирмасы җитәкчесе Ренат Галимҗан улы Җәләлев үзе дә Усаклы бистәсендә яшәгәч, алар мәчет төзелешенә куәтле итеп тотынмакчы булалар. Инде бу гыйбадәтханәнең эскизен ясап, аны Яшел Үзән районы архитекторы Юрий Николаевич Герасимовка да күрсәткәннәр.
“Аллаһының рәхмәтләре яусын бу кешегә. Бик аңлады ул безне, проектыбыз аңа ошады. Ул үзе дә мәчет проектларын ясый икән. Хәтта үз проектларын да күрсәтте. Проектыбызга кул куйды. “Изге эшегезне башлагыз”,-диде. Әле бу мәчетнең мәдрәсәсе дә булыр, дип уйлыйбыз. Бу гыйбадәтханәдә инвалид Коръәнхафизлар әзерләнер, дип көтелә”,-диде Миләүшә ханым.
Усаклы бистәсендәге мәчет “Ярдәм” мәчете рәвешендә итеп төзеләчәк. Тик бераз аннан кечерәк булачак. Шуңа күрә “Ярдәм” мәчете җитәкчелеге белән алар даими хезмәттәшлектә торырга уйлыйлар. “Ярдәм” мәчете мөгаллиме Идрис Хәйретдинов аларга киңәшләре белән гел булышып тора икән.
Мәчетнең якынча сметасы 30 миллион сумга төшәр, диләр. Бер иганәче килеп, әгәр 10 миллионга төшәрлек булса, сезгә мәчетне төзүдә булышыр идем дигән. “Ул чагында бу гыйбадәтханәдә 100 кеше генә намаз укый алачак. Без аны кечерәйтергә уйламыйбыз. Хак Тәгалә рәхмәтеннән ташламас әле. Йорт яки мәчет салганда Раббыбыз булыша, диләр”,-диде Миләүшә ханым.
“Без әниебез Мәрвәрнең әтисе Габдрәшит Мусин белән горурланабыз. Алар күренекле дин әһеле Габделхак Саматов һәм Таһир абый белән өчәүләп, заманында “Мәрҗани” мәчетен яптырмас өчен тырышып йөрделәр һәм теләкләренә ирештеләр. Без дә бабабыз йогынтысында кечкенәдән намазлар укып үстек”,-диде Миләүшә ханым саубуллашканда.
Хатыйп ГӘРӘЙ