Миңнеханов: "Без Татарстанның вәкиллекләренә ярдәм итәргә әзер"

Татарстанда чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкиллеге белән эшләү буенча Координацион совет барлыкка килергә мөмкин. Бүген бу хакта чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкилләре белән киңәшмәдә сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 13
Татарстанда чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкиллеге белән эшләү буенча Координацион совет барлыкка килергә мөмкин. Бүген бу хакта чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкилләре белән киңәшмәдә сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә президент сайты.

Чарада катнашучыларны сәламләп, республика башлыгы ТР вәкиллек институты инде 20 елдан артык яшәвен, һәрбер вәкиллек статуска ия, Татарстан алдында торган таләпләр һәм бурычлар билгеле булуын искәртте.

“Без ТР вәкиллекләре чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендә барлык ресурсларны максималь рәвештә кулланырга тиеш, дип саныйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда барган үзгәрешләрне исәпкә алып, сезнең алдагы үсеш перспективаларын билгеләргә кирәк”. Ул бүген ТРның илнең сәнәгате үскән төбәкләренең берсе булуын, республикада тормышка ашырыла торган күп кенә проектлар федерациянең башка субъектлары өчен башлангыч булуын билгеләде.

“Әлбәттә, бер генә вәкил барлык функцияләрне башкара алмый, - диде ТР Президенты. – Ләкин республика ярдәм итәргә әзер, без һәрбер хезмәттәшлек өчен ачык, теге яки бу илдәге Россия илчелеге, Чит ил эшләре министрлыклары һәм башка органнар белән актив рәвештә эшләргә һәм мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк”.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, аерым идарә органын вәкиллекләр белән раслауның кирәге юк. Әгәр дә Татарстанда чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкиллеге белән эшләү буенча Координацион совет булдырылса, ул багланышлар системасын төзи һәм вәкиллекләрнең алдагы эшчәнлек планын билгели ала.

Координацион советка ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Президенты Аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты, ТР Инвестицион үсеш агентылыгы, Бөтендөнья татарлар конгрессы вәкилләре, ТР Президентының тышкы икътисад эшчәнлеге буенча ярдәмчесе керәчәк. Аерым алганда, ТР Инвестицион үсеш агентылыгы ТР вәкиллекләренә республикага инвесторларны җәлеп итү мәсьәләләрен хәл итәргә, чит ил компанияләре һәм предприятиеләре белән эшләргә, Татарстаннның икътисади потенциалын тәкъдир итәргә ярдәм итәчәк.

Татарстанда чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкилләре алдагы эшчәнлекләрен ничек күрүләре турында сөйләделәр. Алар, аерым алганда, эшчәнлекнең куакчыл принцибына күчәргә тәкъдим иттеләр. Ул вакытта ТР вәкиле үзе булган илдә яки төбәктә генә түгел, ә күрше төбәкләрдә дә эшли ала. Моннан тыш, киңәшмәдә ТР вәкиллекләрендә эшләү өчен тиешле белемле, ике яки аннан күбрәк чит тел белүче, үз һөнәри эшчәнлеген яхшырту мөмкинлегенә ия кадрлар әзерләү мәсьәләсе күтәрелде.

Киңәшмә вакытында чит илләрдә татар диаспоралары белән эшләү, милли бәйрәмнәр оештыру һәм уздыру, чит илдән ТРна белем алу өчен татар студентларын җибәрү, шулай ук каникуллар вакытында, татар телле студентларны җәлеп итеп, теләге булган татар диаспоралары вәкилләре өчен татар телен өйрәтүне оештыру (чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә) мәсьәләләре турында сөйләшенде, дип хәбәр итә президент сайты.

Татар-ислам

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе