Мари Иле башлыгы халыкка авыл юлын казып ату белән яный

Яңа мөддәткә Мари Иле башлыгы булып сайланырга теләүче Леонид Маркелов бер авылда җирле халыкның зарлануына ачуы чыгып, авылга илткән юлны өч елга ябып кую белән янады.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 09

Яңа мөддәткә Мари Иле башлыгы булып сайланырга теләүче Леонид Маркелов бер авылда җирле халыкның зарлануына ачуы чыгып, авылга илткән юлны өч елга ябып кую белән янады.

Мари Иле республикасында 15 ел хакимияттә булган һәм бу атна ахырында тагын дүрт елга сайланырга теләүче башлык Леонид Маркелов Звениговский районының Шимшурга авылы халкы үзен җылы кабул итмәгән өчен авылдагы юлны аркылыга казыту белән янады.

“Мине беренче тапкыр шулай начар кабул итәләр. Мине әле беркайда да шулай мыгырданып, акырынып каршылаганнары юк иде. Һәркайда рәхмәт әйтәләр. Күрәсең, мин дә сез миңа карата борылган ягыгыз белән борылырга тиештер, әйеме? Һәммә нәрсәне ябып китеп барырга һәм юлны да казып китәргә. Юлны казыячагыма ышанмыйсызмы? Һәм аннан соң өч ел көтәчәксез,”- ди Маркелов.

Бу хәл Шимшургада Маркеловның сайлау алды кампаниясенә туры китереп фельдшер-акушер үзәге ачу тантанасында август ахырында ук булган, әмма видео интернетка соңрак чыгып сентябрьдә генә зур шау-шу купты.

Мари Иле башлыгының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Сергей Лоскутов Маркеловның бу сүзләрен халык арасыннан яңгыраган ризасызлык сүзенә шул рәвешле шаярту белән җавап бирү дип аңлатты.

Күренекле блогер Илья Варламов үз блогында “моның хәзер, 2015 елда Русиядә булуына һәм бу кеше әле һаман да читлеккә утыртмаганнарына ышана алмыйм”, дип яза. “Бу кеше авыру бит, ул ничек төбәкне идарә итә ала? Ничек итеп Кремль аңа ЕдРоны вәкиллек итүне ышанып тапшыра?”- ди Варламов.

Республикада 2001 елдан бирле җитәкчелек итеп килгән Маркеловны Русия президенты Владимир Путин бу елның гыйнвар аенда вакытыннан алда вазифасыннан алды һәм яңадан сайлану өчен вазифа башкаручы итеп билгеләде. Путинның Русиядә 13 сентябрьдә күп кенә төбәк башлыкларын яңадан сайлатуын кайбер күзәтүчеләр илдә авыр чорлар башланыр алдыннан үз кешеләрен сайлатып калу максаты белән аңлата.

Маркелов элегрәк тә сәер гамәлләре белән күпләрне гаҗәпләндергән иде. Волжск шәһәрдә ришвәтчелек өчен кулга алынган мэр урынбасарын Маркелов яхшы кеше дип атады һәм ул бары “артык мавыгып” кына киткәндер дип фаразлады.

Ул шулай ук, бизнес белән шөгыльләнүче хатыннары булган түрәләргә тормышның авыр булуын әйтеп, “ул ни генә төзесә дә, ирен гаепләячәкләр”, диде һәм кайбер очракта хатын белән аерылышырга киңәш итте.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе