Мароккодан килгән Ислам хокукы белгече РИУда лекцияләр укый

Мароккодан килгән ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакрим декабрь ахырына кадәр Казанда булачак.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 22
Мароккодан килгән ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакрим декабрь ахырына кадәр Казанда булачак.

 
Хөрмәтле шәех Казанга Россия ислам университеты җитәкчелеге чакыруы буенча килгән. Биредә ул гарәп грамматикасы, ислам хокукы, ислам хокукы нигезләре, гакыйдә (ислам мәсләге), хәдисләр, ислам хокукының нигез булып торучы принциплары һәм максатлары, хәдис гыйлеменә кереш предметлары буенча лекцияләр укый.

 
20 декабрьдә Габдрәхим Лакрим ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә булды, хезмәткәрләр белән аралашты, Казаннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

 
Шәех Габдрәхим сүзләренә караганда, Казан аңа мәчетләрнең күп булуы һәм дини мәктәп булуы белән бик тә ошаган. "Биредә ислам рухы, Коръән рухы сизелә. Мөселманнар үзләрен чит итеп хис итмиләр, үзара кардәшлек бар. Мондый тойгыны башка илләрдә тойганым булмады”, - диде дин белгече.


Габдрәхим Лакрим лекцияләренең расписаниесын "Татарстандагы ислам мәгарифе” сайтыннан табып була: http://magarifrt.ru/ru/875#more-875. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе