
Социаль икмәкләрнең бәясе тотрыклы калачак, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгының "Ачыктан-ачык сөйләшү" программасында Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Аның сүзләренчә, бәя 3-5 процентка артырга мөмкин, әмма ашлык аркасында түгел.
"Икмәк бераз кыйммәтләнүнең кайбер сәбәпләре бар, әмма ашлык аркасында түгел, ә комплектлау, запас частьлар, кушылмалар бәясе арту сәбәпле. Ипинең үзкыйммәтендә ашлык бәясе нибары 20 процент тәшкил итә", - дип билгеләп үтте М.Әхмәтов.
"Без көз көне бюджет катнашында операторларны социаль икмәккә тотрыклы хаклар гарантияләрлек бәядән ашлык белән тәэмин иттек, - дип аңлатты ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Республикада социаль икмәк бәясе тотрыклы калачак".
Чыганак: "Татар-информ"