
“Казан” агросәнәгать паркында беренче республика хәләл продукция ярминкәсе ачылды.
Ярминкә ачылышы тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты вәкилләре, «Хәләл» индустриясенең милли ассоциациясе вәкилләре, “Казан” агросәнәгать паркы хезмәткәрләре катнашты. Алар сәүдә рәтләрен карады, продукция ассортименты белән танышты, сатып алучыларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен тыңладылар.
М.Әхмәтов журналистлар белән очрашуда, республикада 2 млн чамасы мөселман яши, дип билгеләп үтте. “Хәләл” продукция кулланырга теләүчеләр күбрәк тә булырга мөмкин. Шуңа күрә Татарстан товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен “Казан” агросәнәгать паркы кебек мәйданга чыгара ала. Аларның продукция җитештерү күләмен арттыру мөмкинлеге бар. “Миңа ярминкәнең киң күләмле булуы ошады. Татарстанда икътисадның бу өлкәсендә эш алып баручы товар җитештерүчеләр күп икән”, - дип бәяләде М.Әхмәтов азык сәнәгатенең яңа юнәлешен.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры игътибарны хәләл продукция сыйфатына юнәлтте. “Әгәр без милләтнең сәламәтлеген кайгыртырга телибез икән, димәк, бу юнәлешне үстерү зарур”, - дип белдерде министр. Аграр ведомство башлыгы, хәләл продукция җитештерү – перспективалы юнәлеш дип саный. Бу товар белән Азия төбәкләренә дә чыгарга мөмкин, диде министр.
“Әгәр, хәзер Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасында эшләвен игътибарга алсак, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы азык кластерының бу юнәлешен өстенлекле дип бәяли”, - диде министр. Моның белән бәйле рәвештә, хәзер “Казан” агросәнәгать паркында хәләл продукция һәрвакыт сатуда булачак, диде министр.
“Агросәнәгать паркы җитәкчелеге белән күпме күләмдә хәләл продукцияне сатуга чыгару турында фикер алышачакбыз”, - дип ассызыклады ул.
М.Әхмәтов сүзләренә караганда, ярминкә товар җитештерүчеләр өчен камилләшү юлы буларак каралачак, кулланучыларның теләкләрен исәпкә алып, яңа технологияләр кертү карала. Хәләл продукция ярминкәләре дә даими, мөгаен, квартал саен узар.
Аграр ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, шул ук вакытта хәләл продукция җитештерү һәм сату белән бәйле мәсьәләләрне дә хәл итү зарур. Белгечләрне җәлеп итеп махсус стандартлар булдырырга һәм аларны күзәтчелек органнары белән килештерү кирәк булачак. “Бу озын һәм катлаулы юл, әмма без аны үтәргә тиеш. Азык-төлек базары көндәшле өлкә – хәләл продукциягә ихтыяҗ бар”, - диде М.Әхмәтов.
Чыганак: "Татар-информ"