
"Хәзерге вакытта мәчетнең кайчан ремонтка ябылуы буенча карар кабул ителмәде, әмма ул озакка сузылмыйча ябыла – әлегә датасы билгесез. Шуны әйтәсем килә: төзүчеләр, шул эшләр белән бәйле кешеләр мәчеттә рәтлисе әйберләрне карап чыкканнан соң, эш күләме билгеләнә. Шуңа карап мәчетнең күпмегә ябылуы билгеле була. Без (музей-ядкәрлек) тиз арада эшләрне бетереп, мәчетнең эшен дәвам итәргә дигән теләк белдерлек. Ягъни ремонт бетүгә, мәчет үзенең элекке режимында эшли башлый”, - диде Марат Гатин. Ремонт тәмамлангач, элекке кебек мәчеткә кереп көндәлек биш вакыт намаз да укып булачак, җомга намазлары да үткәреләчәк.
Ремонт вакытында мәчетнең эчендә дә, тышында да эшләр алып барылачак, дип аңлашылды.
Алга таба Колшәриф мәчетендә никахлар укыту мәсьәләсенә килгәндә, Марат Гатин "ремонт вакытында музей-ядкәрлек Татарстан мөфтияте белән берлектә бу тәртипләрне, дини мәрәсимнәрнең ничек үтәчәген карап чыгачакбыз. Бу мәсьәләләр турында әле сөйләшенмәгән. Бу хакта соңрак билгеле булачак”, дип белдерде.
Ремонт вакытында бөтен мәсьәләләргә нокта куелып, мәчет ачылуга аның нинди режимда эшләячәге тәгаен билгеле булачак дип хәбәр итте "Татар-информ".