Әлеге кичәдә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Коръәнхафиз Камил хәзрәт Сәмигуллин, рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш һәм журналистлар катнашты.
Бу мәҗлес вакытында беренче булып сүз алган мөфти Илдус хәзрәтнең сөйләвенчә, изге китапны бастыру Коръән елы һәм тәүге Казан басмасының 225 еллыгына багышлап нәшер ителгән. Билгеле булганча, 1787 елда Екатерина II Санкт-Петербургтагы Шнор типографиясендә Коръән бастырырга рөхсәт итә. Ул нибары 20 нәсхәдә нәшер ителеп, халыкка таратыла. Ул шуның белән үзенчәлекле: изге китап безнең бабайлар ясаган хәрефләр белән басыла. Ул чорларда Коръән Петербургта тагын берничә тапкыр басыла, тик безнең көннәргә аларның берничә нөсхәсе генә килеп җитә. Әлбәттә, Санкт-Петербургта басылган китаплар гына мөселманнарның көннән-көн үсә барган ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Россия патшасына Казан, Оренбург һәм башка губерналардан китаплар белән тәэмин итүне сорап, мөрәҗәгать итүләр юллана. Шуларга җавап йөзеннән, патша Павел I Петербургта Коръән басылган типографиянең кайбер станокларын Казанга кайтартырга мәҗбүр була.
Шул чорлардан алып, Коръән Казанда күп тапкырлар басыла. Эре хәрефләр белән нәшер ителгәнгә һәм җиңел укылганга күрә, ул тиз арада татарлар арасында гына түгел, башка халыкларда да абруй казана, бай тарихи мираска әйләнә.
Дини идарә башлыгы Марат Гатин сүзләренчә, Коръәннең дөньяда 14 басмасы билгеле булып, Казанда нәшер ителгәне иң мәшһүрләрдән санала. "Әлбәттә, безнең өчен "Казан басмасы” гына түгел, барлык басмалар да изге китап булып исәпләнә. Шулай да "Казан басмасы” барлык мөселман дөньясында танылу алган”,-дип ассызыклап үтте Марат Илшат улы.
Изге китапны тәкъдир итү кичәсендә галим, рәссам-хаттатчы Нәҗип Нәккаш әфәндегә дә сүз бирелде. Ул Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән чорларда бик еш кына экспедицияләргә чыгуларын һәм анда әби- бабайлар кулындагы Коръәннең Казан басмасына юлыгуларын бәян кылды. Аларның кайберләре тиздән вафат булачакларын сизеп, аңа Коръән китапларын да биреп җибәргәннәр. Хәзерге вакытта ул китаплар Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының мирасханәсендә саклана икән. Нәҗип әфәнденең әйтүенчә, XIX гасыр башына кадәр Коръән кулъязма рәвешендә йөргән. "Арчага керәме ул, Әтнә районынамы, Түбән Оры дигән авылда бик мәшһүр хаттатчы яшәгән. Ул үз гомерендә 90га якын Коръәнне күчереп тараткан. Аның кабер ташында шушы хакта язып куелган. Менә шушындый изге күңелле кешеләр Коръәнне безнең көннәргә китереп җиткерүдә күп көч куйдылар”,-диде Н. Нәккаш.
Аннары ул: "Миңа көн саен диярлек Коръән белән эш итәргә туры килә, чөнки рәссам-каллиграф буларак, аятьләрне, Пәйгамбәребез хәдисләрен шәмаилләр рәвешендә итеп язам. Теге яки бу сүрәне эзләп табу өчен ярый әле минем сүзлегем бар. Ул бик җайлы әйбер. Ә сатуда ул күренми. Коръән сүзлеген бастырсалар, яхшы булыр иде”,-дигән тәкъдимен дә ирештерде.
Камил хәзрәт Сәмигуллинның сүзләренчә, элек нәшир ителгән Коръән китапларында 31 хәреф хатасы булган. Яңа басманы эшләгәндә аларны төзәткәннәр, буяу тапларыннан чистартканнар. Бу гамәлләрне 2-3 ай эчендә Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, Ибраһим хәзрәт Сабиров җитәкчелегендәге танылган Коръәнхафизлар башкарып чыккан.
Кыскасы шул: Коръән Мәккәдә иңгән, Истанбулда матур итеп язылган. Каһирә әһелләре исә изге китапны күркәм укылуы белән дан тота. Ә без типографик ысул белән нәшер ителгән Казан басмасы белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Хатыйп ГӘРӘЙ