
Бу көннәрдә Мәскәүдә беренче мәртәбә халыкара Коръән фестивале уздырыла. 13 июльдә Россия, Ливия, Алжир, Фәлистин һәм башка илләрнең дин әһелләре, вәкаләтле вәкилләре катнашында ачылган фестиваль, беренче аятьләр иңгән рамазан ае уңаеннан, махсус оештырылды.
Фестиваль кысаларында Россия, Иран, Әзербайҗан, Казакъстан, Төркия, Һиндстан, Таҗикстан мөселманнары проектлары, эшләре, мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Шулай ук Изге Китапны русчага тәрҗемәсе тәкъдим ителде, Коръәнне өйрәнү буенча сөйләшүләр, осталык дәресләре уздырылды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте проектлары белән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр таныштырды. Рөстәм хәзрәт фестивальдә катнашучыларга ел дәвамында мәчетләрдә Коръән өйрәнү буенча түгәрәкләр оештырылуы, Кол Шәриф мәчетендә тәүлек дәвамында Изге Китап укылуы, күптән түгел көндезге вакытта Болгардагы Ак мәчеттә Коръән укыла башлануы хакында бәян итте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Шулай ук Рөстәм хәзрәт нәзарәт тарафыннан Коръәннең Казан басмасының яңа нөсхәләре әзерләнүе хакында сөйләде.
Фестиваль Россия мөфтиләр шурасы һәм Иран илчелеге көче, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Дагстан Диния нәзарәтләре, Ислам мәдәниятен өйрәнү фонды, Фараби институты ярдәмендә оештырылды, диелә әлеге хәбәрдә.
Чыганак: "Татар-информ"