
Иртәгә, 26 апрель көнне, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Мәскәүдә бәйрәм чаралары булачак.
Иң элек сәгать 12.00 дә, Габдулла Тукайның Новокузнецк урамы скверындагы һәйкәленә чәчәкләр куела. Тантанада РФ һәм Татарстан Язучылар берлекләре, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән рәсми затлар, җәмәгатьчелек катнашачак.
Чараның икенче өлеше Асадуллаев йортында урнашкан Татар мәдәни үзәгендә сәгать 13.00 дә башлана. Бәйрәм концертында Мария театры һәм ТРның атказанган артисты Тимур Әбдикеев, ТРның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, “Илдан” татар бию ансамбле, “Kazan World” төркеме, Тимур Муракаев һ.б. артистлар катнашачак.
Моннан тыш, ил башкаласында ТРның халык артисты Венера Ганиева, ТРның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт чыгыш ясавы көтелә.
Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: "Татар-информ"