Мәскәүдә Борис Немцов белән хушлаштылар

Мәскәүнең Сахаров үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелгән сәясәтче Борис Немцов белән хушлаштылар.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 04

Мәскәүнең Сахаров үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелгән сәясәтче Борис Немцов белән хушлаштылар. Анда Немцов белән эшләгән оппозиция вәкилләренең барысы да килә алмады. Сак астында тотылган оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга Немцов җеназасына барырга рөхсәт ителмәде.

Мәскәүгә кайбер Европа сәясәтчеләре дә кертелмәде. Дүшәмбе кич "Шереметьево" һава аланында Европа парламентындагы Латвия вәкиле Сандра Калниете тоткарланган. Шулай ук Русияге керү тыелган Европа сәясәтчеләре исемлегендә булган Польша сенаты спикеры Богдан Борусевич килә алмаган.

Президент Владимир Путин исеменнән Немцов белән хушлашырга президентның Думадагы вәкиле Гарри Минх килгән. Немцов Троекуров зиратында җирләнде.

1 март Русиянең дистәләгән шәһәрендә һәм кайбер чит илләрдә Немцовны искә алу чаралары узды. Мәскәүдә матәм йөрешендә 50 меңнән артык кеше катнашты.

Тикшерү дәвам итә. Тикшерүчеләр үтерүнең сәяси провокация, экстремистларның үч алуы, "украин эзе", көнләшү дигән версияләрен өйрәнә дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе