Мөселманнарга эфир вакытының 15 процентын бирүдән дә баш тарттылар

Россиянең иҗтимагый телевидениесе, Россиянең алдагы Президенты Дмитрий Медведевнең Указы нигезендә...

БӘЙЛЕ
2013 Мар 16
Россиянең иҗтимагый телевидениесе, Россиянең алдагы Президенты Дмитрий Медведевнең Указы нигезендә, 2012 елның апрелендә оештырылган иде. Дөресрәге, шул вакытта аны оештыру турында имза салынды. Ул быелның язында интернетта эшли башлар, дип көтелә. Әлеге Иҗтимагый телевидение эфирга 19 майда чыгачак. Тик...

Тик анда мөселманнар өчен аерым тапшырулар булмаячак. Бу хакта Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил Гайнетдингә Олег Табаков хәбәр иткән.
"Лента.ру” агентыгы мәгълүматларына караганда, Олег Табаков: «Мөхтәрәм Мөфтиләр Шурасы әгъзалары. Сабыр итегез. Бу әле без хәл итәргә тиешле төп мәсьәлә түгел”,-дип җавап биргән.

12 мартта Равил Гайнетдин "ОТР”ның гендиректоры Анатолий Лысенкога хат юллап, исламга багышланган тапшыруларны 15 % итү турында мөрәҗәгать белән чыккан иде. Үзенең гозерен Равил хәзрәт мөселманнар Россиядә яшәүче халыкның 15%ын тәшкил итүләре белән дәлилләгән. Әмма яңа телевидение җитәкчелеге аңа ризалыгын бирмәгән.

Язманы Хатыйп ГӘРӘЙ әзерләде

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе