Быел октябрь аенда хаҗ кылачакбыз

Ел саен 2 меңләп татарстанлы хаҗ сәфәрен кылу нияте белән Мәккәгә һәм Мәдинәгә юл тота.

БӘЙЛЕ
2014 Авг 07

Ел саен 2 меңләп татарстанлы хаҗ сәфәрен кылу нияте белән Мәккәгә һәм Мәдинәгә юл тота. Быелгы хаҗ кылу вакыты октябрьгә туры килә. Әлеге изге сәфәргә әзерлек кысаларында, Татарстан таможня хезмәткәрләре "Казан" халыкара аэропортында тур-операторлар вәкилләре, изге сәфәрне кылучылар төркемнәре җитәкчеләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашты.

Очрашу сәфәр кылучылар чикне чыкканда төрле кыенлыклар килеп чыкмасын өчен оештырылды. Шул нияттән таможня хезмәткәрләре таможня кагыйдәләре, чикләүләре хакында сөйләделәр. Татарстан таможнясы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Максим Чмора игътибарны даруларга, экстремист эчтәлекле китапларга һәм сәүдә итү максатыннан алынган товарларга юнәлтте. Хаҗиларның сумкалары вакытында тиешле урынга килеп җитмәү хәлләрен аңлатты. Бу хәл, нигездә, самолетта багаж авырлыгы тиешле дәрәҗәдән узып киткәндә килеп чыга. Самолет экипажы багажның бер өлешен икенче рейска калдыра. Еш кына башка рейска зәм-зәм суы тутырылган сумкалар калганы билгеле була. Таможня вәкилләре сумкалар калган очракта нишләргә кирәклеген аңлаттылар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Татарстан таможнясына хаҗга әзерләнгәндә, зур ярдәм күрсәтеп, хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерделәр


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе