
19 июльдә мөселманнар фаҗигале төстә гомере өзелгән танылган татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) каберен зиярәт кылып, аның рухына багышлап догалар укырга ниятли.
Чара Казан "Мөселман зираты"нда (Мамадыш тракты, 40) иртәнге 9.00 дә башлана. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләр сәгать 8.30 да Апанай мәчетендә җыела. Зиратка автобус алып бара.
Шул ук көнне сәгать 11.00 дә Вәлиулла хәзрәт нигез салган "Иман" нәшрияты чыгарган китап ("ИМАН" НӘШРИЯТЫ СОВЕТ ЧОРЫ ИМАМЫНА БАГЫШЛАНГАН КИТАП ЧЫГАРДЫ) тәкъдим итү чарасы уздырыла. Әлеге чара "Апанай" мәчетендә үткәрелә дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.