Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы Казанда уздырылачак

29-30 сентябрьдә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Аны ачу тантанасы “Казан” милли мәдәният үзәгендә 29ы көнне сәгать 10га билгеләнгән.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 17

29-30 сентябрьдә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Аны ачу тантанасы “Казан” милли мәдәният үзәгендә 29ы көнне сәгать 10га билгеләнгән.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Казан федераль университеты һәм Россия ислам институты белән берлектә оештырган быелгы җыенда Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә мөселманнарның дини гыйлем бирү белән бәйле мәсьәләләр, аерым алганда, ислам мәгарифе өлкәсендә федераль законнар, балалар өчен мөселман лагерьларен оештыру, мәчетләр каршында эшли торган курсларда укытучылар гыйлемен күтәрү турында фикер алышу көтелә. Җыенда катнашучыларны үрнәк дини уку йортлары тәҗрибәләрен уртаклашу, дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлек итү юлларын барлау, дини мәгарифтә стандартлар кертү турында сүз алып бару күздә тотыла.

Чарага, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Марокко, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган. Татарстаннан анда 500дән артык мөгаллим катнашуы көтелә, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.

Аерым алганда, форум программасында каралганча, Мароккода бүген шәригать фәннәрен укыту дәрәҗәсе, тәҗрибәсе һәм аның офыклары; Һиндстанның мөселман уку йортларында белем бирү процессын оештыру һәм гамәлгә ашыру, дини фәннәрне өйрәнгәндә гендерлы бүлү принциплары турында чит ил кунаклары шушы форумда бәян итмәкче. Татарстан галимнәре, дини даирә вәкилләре чыгышлары исә түбәндәге мәсьәләләрне ачуга корыла: “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү; дини оешмаларда яшьләр белән эшләүнең һәм социаль эшчәнлек оештыруның заманча алымнары һәм таләпләр; КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәгенең ТРда ислам мәгарифе системасын реформалаудагы роле; урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын кертү: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары, шушы стандартларга туры китереп, уку фәннәренең эш программаларын/укыту-методик комплексларын эшкәртүдә эшне оештыру һәм гамәлгә ашыру; мәдрәсәләрдә практика һәм чыгарылыш сынауларын оештыру; Россиядә дини белем бирү оешмаларын җәмгыяви аккредитацияләү мәсьәләләре; имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы әзерләгәндә киң мәгълүматлылык формалаштыру һәм компетентлы якын килү; мәчет каршындагы курсларда дингә өйрәтү, шулай ук мөселман лагерьлары оештыру проблемалары һ.б. Форум азагында резолюция кабул итү күздә тотыла.

Тагын шуны билгеләп үтик: дин гыйлеме бирүче мөгаллимнәр җыены 2011 елдан бирле уздырылып, ул дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү мәйданчыгы ролен башкаруын дәвам иттерә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе