Мөселман хатын-кызлары берлегенең 20 еллыгын лаеклы каршылыйк

Кошлар кодрәт көче белән оча.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2015 Янв 15

Кошлар кодрәт көче белән оча.
Хәдис


Дөнья сөрешенең агымы – үзгә. Адәм баласы юлларының башы да, ахыры да юк шикелле. Авыл, шәһәр, мәчет юллары бар, ил, кыйтга чикләрендә яшәүчеләргә дә юллар илтә.

Үзебезгә килсәк, безнең балачак гел тырышулардан торды. Үткән гомеремне уйласам, әллә нинди чоңгылларга чумып чыккандай булам. Беренче чоңгыл – сугыш вакыты. Әтиләр - сугышта, ягарга утын юк, торф та бетеп килә. Бигрәк тә кышлары тәнне куырып ала, әгъзаларны чымырдата. Кояш язга карауга, көздән калган бәрәңгене эзләргә басуга юнәләбез. Аңа бару юлында озын, тирән чокырны чыгасы бар. Язгы ташкын хәвефле гөрелтесе белән котны ала, юлындагы бар нәрсәне агызып, олы елгага кушылырга ашкына. Бер тапкыр үземне дә гарасатлы агымнан авылдашым Зөбәрҗәт апа сөйрәп чыгарды. Рухын шат кыл, Раббым! Аллаһының рәхмәте белән мине фаҗигале үлемнән ул апа алып калды бит.
Алып кайткан бәрәңгедән кәлҗемә пешерәбез. Инде җирдә яшеллек тә баш калкыта башлый. Балтырган, сәрдә, шома көпшә, татар какысы, кәҗә сакалы үләне белән сыйланабыз. Менә тиздән кычыткан, юа, чөгендер, кәбестә яфрагы, алабута безнең яшәү чыганагыбызга әйләнер.

Ә еллар уза тора. Беренче класста безне Хәүлә апа укытты. Инде укырга да өйрәндек, һәр эштә алдынгы булырга тырыштык. Минем тәүге шатлыгым да – бер башы кызыл, икенче башы зәңгәр карандаш белән бүләкләнү елым булгандыр.

Бишенче класска – Ишкар авылына, сигенче сыйныфка күрше Дүртөйле районының Исмаил авылына укырга киттек. Аллага шөкер, район үзәгенә комсомолга керергә бардык. Классыбызда “5” ле билгесенә укучыларны гына алдылар. Монысы да безгә карата зур сынау һәм анда олы җиңү булды. Исмаилдә уку елларында җанга-тәнгә яшәү яме, өмет белән алга карау, уку нияте озата барды. Биредәге татар әдәбияты укытучысы белән бер сөйләшү үзе бер гомер иде. Заманында Сәйфи ага Гомәр Бәширов белән бер мәдрәсәдә укуын сөйләгәндә, бер-беребезнең сулыш алуын да ишетеп торгандай була идек. Сәйфи ага Казаннан “Совет әдәбияты” журналын алдыра, үзе укыгач, безгә дә биреп тора иде. Гариф Ахунов, Әмирхан Еники белән дә шунда таныштык. Мәрвия апа, Җәүһәрия апа, Сафия апа, Мутиков абый, Разия апа, Җәвит, Вил, Әнис абыйларга олы хөрмәт хисләре белән карыйбыз. Без инде Казанны, Ленин укыган университетны теге журналдан укып белә идек. Аннары безне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышын беләсе килү тойгысы да Казанга тартты.

Мин Сәетколыма кайтканда гел уйлана башладым. Безнең ындыр артындагы офыклар да иксез-чиксез икән бит. Җирнең дәвамы чиксез диләр дә, әмма ул билгеле икән бит! Минем өчен аның дәвамы Казанда иде. Башта укырга һәм укырга, дигән уйлар бөтерелә. Шуларны уйлый-уйлый, картый-картәтәйгә, әни-әтиемә, Габекәй урманына, Саръяз елгасына рәхмәтләремне әйтеп, агач чемоданыма унынчы класс китапларын тутырдым да, Казанда көнлекче булып та яшәп була икән, дип әти-әниләрне юатып, Агыйделдә йөзеп йөрүче пароходка юл алдым.

Мәҗит Гафури исемендәге пароход Казанга сәгать иртәнге өчләргә килеп җитте. Шагыйрь әйтмешли, Казан әле, Казан уянмаган...

Башымда төрле уйлар бөтерелә. Укырга кергәнче бераз эшләп алыйм, дип эш эзләргә тотындым. Әмма эш дигәнең бик еракка яшеренгән булып чыкты. Бик хикмәтле нәрсә икән ул эш дигәннәре. Ул чакларда кинотасмасы заводы олы дәрәҗәдә иде. Алмадылар, анда караңгыда эшләргә кирәк икән. Кондукторлык та миннән ераклашты. Яшелчә базасына йөк бушатучы кирәк икән. Бардым. Икенче көнне үк Усия дигән җиргә цемент тутырылган биниһая зур имән кисмәкләрне бушатырга киттек. Нәрсә тора ди ул авылда үскән кызга. Аллага шөкер, бу да Раббыбызның бер сынавы булган бит.

... Көз җитте. Укырга керү имтиханнары башланды. Әмма укырга керү бәхете миңа өченче талпынуда гына насыйп булды. Минем бәхетемәдер инде, ул чагында Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында тәүге тапкыр журналистика бүлеге ачылды. Анда без чын һәм ихласый галимнәрне күрдек. Якуб ага Агишев лекцияләрен тыңлап туеп булмый иде. Сәгатьләр буена Габдулла Тукай әсәрләрен сөйли иде ул. Ишмөхәммәтев остазыбыз гарәп теленнән дәресләр бирде. Ибраһим Нуруллин, Зәет Мәҗитов, Шамил Мөхәммәдьяров, Рафаэль Мостафиннарны тыңлау яшәү офыкларын киңәйтте. Аларның һәрберсе бөек зат иде. Мәктәптә укыганда ук стена газетасын чыгаручы буларак, миңа бик рәхәт иде. Өр яңа агымга эләктем кебек. “Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан» (хәзер - «Ватаным Татарстан») газеталары, анда эшләүчеләр белән очрашулар миңа бәхет ачкычын тоттырды сыман.

Киртләч-киртләч тау буйлап баргандай, еллар дулкыны бәгырьне - күңелне кага. Дулкыннар аша замананың шәхесләре шәйләнә. Яшьләр газетасында фронтовик шагыйрь Шәриф Мөдәррис әдәбият түгәрәге уздыра иде, шундагы һәр очрашу безгә җилпе-канат куя иде. Гали Хуҗиев, Зыя Мансур, Зәет Мәҗитов, Риза Ишморат, Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Гариф Ахунов, Ләбибә Ихсанова һәм башка бик күп зыялыларыбызны күрү, аларны тыңлау олы бәйрәм була иде.

Бауман урамындагы 19 нчы йортка аяк басуны иркенләп искә төшерәсем килә. Киров районында “Хәсрәт бакчасы” дигән утыргычлы бер бакча бар иде. Эштән кайтышлый Госман Гомәр дигән язучы мине очратып: “Совет мәктәбе” журналына кереп чык әле”,-диде. Аның баш мөхәррире Фатих Ибраһимов дигән кеше иде. Беренче баруымда түгел, бер ел вакыт узгач, ягъни икенче тапкыр баруымда гына ул мине эшкә алды. Бераз гына да вакыт узмады, йөгерә-йөгерә эшләп йөргәндә, түфли үкчәсе белән бөтен матбугат йортын яңгыратып, Фатих абый Ибраһимов янына берәү керде дә: “Фатих, бу кыз минем өчен туган, җибәр аны, мин аны үземә эшкә алам”,-диде.

Берничә көннән соң теге ханым кабат кереп, мине җилтерәтеп алып чыгып та китте. Бу ханым бик тәвәккәл, кыю, гадел, таләпчән, ул вакыттагы “Азат хатын” журналының баш мөхәррире Асия Фәрит кызы Хәсәнова иде. Ул чакта редакция ике бүлмәдә эшләде. Берсендә – җаваплы сәркатип (Әмин Раков, Марс Шабаев, Хәсән Сарьян, Габдулла Шәрәфи) белән төрле еллардагы баш мөхәррир, икенчесендә – Кояш Тимбикова, Диләрә Зөбәерова, Мәдинә Маликова, Әлифә Сафина, Венера Кәлимуллина, Фәния Хуҗахмәт һәм мин фәкыйрегез. ...Хәзер уйланам, гомер йомгагын бер урыйм да, бер сүтәм. Диләрә Зәбирова, Кояш Тимбикова мине журналистика серләренә төшендерделәр. Алар белән күп кенә сәфәрләргә чыгарга туры килде. Асия Фәрит кызы җитәкчелегендә без берничә кеше берничә йөз мең данәдә “Азат хатын” журналын чыгардык. Журнал «Сөембикә” исемен алгач та бергә эшләдек әле.

Бүген мин тирән уйларга чумып уйланып утырам. Нинди акыл, нинди зирәклек, нинди өлгерлек, ак көнләшү булган бит каләмдәшләремдә!.. Инде күпләре мәңгелек сәфәренә күчтеләр. Раббым, барысының да рухларын шат кылсаң иде. Аллаһым, аларның белеп вә белмичә кылган гөнаһларын ярлыка, җаннарын рәхәттә кыл. Мин остазларымны, дусларымны бүген олы рәхмәт хисләре белән искә алам.
“Азат хатын” (“Сөембикә”) журналында утыз ел хезмәт куйдым. “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Роза Рәхмәтулла кызы Туфитулловага да олы рәхмәтлемен.
Заманасы өчен гел алгы сызыкта булдым. Миңа ышандылар, ә мин аны акларга тырыштым. Илне, Ватанны саклау дигән изге төшенчәләрне яктыртканда акыл-зиһенемне кызганмадым. Әле дә бер генә көн дә үзем өчен яшәгәнем юк. Ватан сугышы батырлары, фидакарь хатын-кызлар белән тулы язмаларымны тиздән басылып чыгачак җыентыкта танышырсыз, иншә Аллаһ. Мин әле дә үземне ургылып аккан елгалар ташкынында кебек хис итәм.

Бу юлларны укыганда яшәү мәгънәсе хакында да уйланырсыз. Аллаһының рәхмәте, ярдәме һәм Аның кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу икәнлеген калеб күзәнәгенә сеңдерерсез. Хакыйкать юлына Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә Үзе юнәлтә. Аның әманәтенә, биргән чиксез нигъмәтләренә шөкер итү адәм баласын чиксез, олы дәрәҗәдәге бәхет боҗрасына чорный.

1993 елда хаҗ кылуым да, Аллаһының рәхмәте илә 1995 елда “Мөселман хатын-кызлары берлеге”н төзүебез дә. 1997 елдан “Мөслимә” газетасын чыгаруыбыз да, әдәп-әхлак мәсьәләләрендә җәмгыятебезгә ярдәм итәргә тырышуыбыз да – Аллаһының безгә биргән олы бүләгедер.

“Мөслимә” газетасының 207 нчы саны дөнья күрде. Бәхет түгелмени бу, дусларым? Быел оешмабызга да 20 ел тула. Аның һәм мөселман хатын-кызларының эшчәнлеген яктыртырга да, Раббым, безгә ярдәмеңне бирсәнә!

Ә гомерләр уза тора. Безгә кадәр дә узган ул, киләчәктә дә узачак. Гомерләр кайтавазында кайгы-хәсрәтләр, фаҗигале югалтулар гына түгел, шатлыклы аһәңнәр дә булса иде...

Минем бу талпынуларыма ышаныч һәм кодрәт бирүче Раббыбыз һәм “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка Аллаһының рәхмәте яусын!Мин үземнең бөтен барлыгым белән Татарстаныбызга, милләтебезгә, җәмгыятебезгә аз гына булса да булыша алуыма куанам.

Раббыбызның рәхмәте белән башыбызга яулык ябу зарурлыгын аңлаткан мәхкәмәләрдә җиңеп чыктык, “Кол Шәриф” мәчете каршындагы “Кысла” сыраханәсен – шайтан туен туктатуга ирештек, урамнардагы реклама-элмә такталарын, уен автоматларына, казиноларга каршы эшебез динебез кушканнарны үтәүгә юнәлдерелгән гамәлләребез булды. Бу җәһәттән, мин беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, бүгенге Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка олуг рәхмәтләремне белдерәм. Әйдәгез, бергәләп Татарстанның данын-дәрәҗәсен күтәрик, диям. Тынычлыкта, үзара хезмәттәшлектә, бер-беребезгә таяныч булуда бергә һәм бердәмлектә булсак иде.

Мөселман хатын-кызлары берлегенең 20 еллыгын лаеклы каршылыйк.

Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА (Һәдия), “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе