Мөселман яшьләре форумы "Кол Шәриф" мәчетендә ачылды

Кичә иртәннән башлап, Татарстан мөфтиятенә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм республика районнарыннан мөселман яшьләре җыела башлады.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 21

Кичә иртәннән башлап, Татарстан мөфтиятенә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм республика районнарыннан мөселман яшьләре җыела башлады. Алар - Болгарда узачак мөселман яшьләре форумына килүчеләр.

Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарда 20-26 июль көннәрендә Мөселман яшьләре җыенын уздыра. Кичә форумны "Кол Шәриф" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укып һәм үзенең нәсихәт-теләкләре белән ачып җибәрде.

Мөфти хәзрәтләре сәламләү сүзләрен җиткерде. Аннары яшьлекне заяга түгел, файдалы итеп уздыру кирәклеге хакында аңлатып, бер хәдисне искә төшерде. “Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Яшь вакытында теләсә кайсы минутта Аллаһ каршына барыр вакыты җиткәнен аңлаган карт кеше кебек гыйбадәт кылган һәм һәр намазын соңгысы кебек итеп укыган яшь кеше күркәм”, - дип сөйләде. Мөфти яшьләрне гыйлемле булырга да чакырды: “Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнегез, ди Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә. Гыйлем алу һәр мөселманның бурычы. Форум көннәре сезнең өчен файдага узсын, бәрәкәтле булсын һәм биредән яңа гыйлемнәр белән китәргә язсын”.

Шулай ук яшьләрне мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Марокка дин белгече Габдрәхим Лакрим, Казан мэриясе вәкилләре һәм башкалар сәламләде.

Татарстан дин әһелләре нәсихәтләрен тыңлагач, йөзгә якын делегат Болгарга юл тотты дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе