Мөфти урынбасары, иҗтимагый проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үтүенә караганда, яшьләрне мәчетләргә спорт һәм социаль чаралар аша җәлеп итү мөһим. Турнирны оештыручы "Ярдәм” фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлов алга таба да Казанда яшьләр өчен төрле проектларны тормышка ашыру көтелүен әйтте.
Шашка турнирында 1 урынны РИИ алды, икенчедә – "Ак өмет” мөселман пансионаты, өченче урында - "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә.
Диния нәзарәте Матбугат хезмәте