
4 июньдә "Казан" милли мәдәни үзәгенә республикабыз мөслимәләре корылтайга җыела. ТҖ МДН ярдәмендә Татарстан Мөслимәләр берлеге мөселман хатын-кызларының икенче корылтаен уздыра.
Корылтайда дәүләт органнары, дини һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм республикабызның актив мөслимәләре катнашыр дип көтелә.
"Без мөселман хатын-кызларын яшь буынны тәрбияләүдә һәм рухи мирасыбызга карата хөрмәт уятуда берләштерергә ниятлибез. Шулай ук ислам кыйммәтләрен дәгъватлауда хатын-кызлар оешмаларын активлаштыру, берлек филиалларының эшчәнлеген җанландыру өчен тырышабыз", - ди Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина.
Корылтай кысаларында, республика күләмендә игълан ителгән "Остабикә" конкурсына йомгак ясау да көтелә. Белгәнебезчә, әлеге конкурсның тәүге этабы мөхтәсибәтләрдә уздырылды. Казанда бәйгегә йомгак ясалачак. Мөслимәләр үзләренең кул эшләрен тәкъдим итәчәкләр, аш-суга осталыкларын күрсәтәчәкләр дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.