Мәрҗанинең мирасын барлауга омтылыш

Кичә - 10 апрельдә Казанның "Мәрҗани" мәчетендә “Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка татар галимнәренең рухи мирасын...

БӘЙЛЕ
2013 Апр 11
Кичә - 10 апрельдә Казанның "Мәрҗани" мәчетендә "Шиһабетдин Мәрҗани һәм башка татар галимнәренең рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары” исемле түгәрәк өстәл утырышы үтте.


Түгәрәк өстәл сөйләшүе татар рухи мирасының тарихи мөһимлеге, татарларның рухи-дини хезмәтләрен тәрҗемә итү проблемнары, рухи мирасны популярлаштыру проблемнары, дигән темаларда барды. Утырыш Коръән аятьләрен укып башланды.

Чарада чыгыш ясаган галим Рафаил Мөхәммәтдинов хәзерге вакытта безнең алдыбызда беренче чиратта идеология дигән проблемның торуын белдерде.

"Милләтне ныгыту, аны саклап калу өчен глобализация һәм ассимиляция заманында бөтен халык өчен бер тәгълимат булырга тиеш. Минем шәхси карашым буенча, әлеге идеологиянең өч баганасы булырга тиеш. Аның беренче баганасы – исламчылык, икенче баганасы – татарчылык ягъни милләтчелек, өченче баганасы исә – заманчалык, ягъни модернизация. Мәрҗани иҗатына шушы күзлектән чыгып караганда бу өч багананың чишмә башы Мәрҗанидә булуын әйтә алабыз”, дип белдерде ул.

Татарстан мөфтиенең элекке урынбасары Габдулла Әдһәмов бүгенге көндә татарның рухи мирасы бай булса да, әле Утыз Имәниләр, Курсавиләр, Мәрҗаниләр, Муса Бигиевләр дәрәҗәсенә ирешеп булмавына басым ясады.

"Ул дәрәҗәгә ирешер өчен безгә башта бу галимнәрнең әсәрләрен өйрәнеп, дөрес итеп аңларга кирәк. Аларны аңлар өчен гарәпчә белеп, кулъязмаларны уку гына җитми, моның өчен тирән дини гыйлемгә ия булу да сорала”, - дип белдерде ул.

Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил Сәмигуллин журналистлар белән уздырган әңгәмәсендә иң беренче максатның тарихны саклап калу икәнен әйтте.

Ул быел Мәрҗанинең ике тарихи китабын компьютерда җыеп бастырып чыгарырга җыенуларын да белдерде.

Рухи мираска кагылышлы сөйләшү татарның күренекле тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 195 ел тулу уңаеннан Татарстан мөфтияте һәм Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылды. Татарстан Диния нәзарәте 2013 елны "Шиһабетдин Мәрҗани елы” дип игълан иткән иде.

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була.


Бохараның Рәгистан мәйданында 1530-1536 елларда төзелгән “Мир гарәп” мәдрәсәсе (рус.), сул яктагы зәңгәр манаралы бинаШиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.


Сәмәркандта 1619—1636 елларда төзелгән “Шердар” мәдрәсәсе
Сәмәркандның Регистан мәйданында (рус.) XVII гасыр уртасында 3 төп мәдрәсәсеннән барлыкка килгән гыйлем үзәге1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир гарәп” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.

1899 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановлар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани В. Радлов, А. Казембек, И. Готвальд, В. Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны русчага тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында 1884 елда “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты.

“Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.

Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында.

Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе