"Мәрҗани" мәчетендә Тукайның вафаты көне искә алынды

15 апрель Казанның "Мәрҗани" мәчетендә Габдулла Тукайны искә алу кичәсе үтте.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 18

15 апрель Казанның "Мәрҗани" мәчетендә Габдулла Тукайны искә алу кичәсе үтте. Бөек шагыйрь вафаты көнендә аның рухына дога кылырга татарлар белән бергә дистәләгән руслар, гади халык, бай-түрәләр, депутатлар, сәнгать әһелләре җыелды.

"Сагынылган дога" дигән искә алу кичәсе Казанның имам-мөхтәсибе, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның Коръән аятьләрен укуы һәм Тукай рухына дога кылу белән башланып китте. Әлеге чара Петербурдан килгән милли активист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина ярдәме белән оештырылды. Мондый кичәләр Петербур, Мәскәүдә дә узган.

"Тукайга багышланган бик күп очрашуларда эшләдем, алар барысы да дөньяви булды. Ә бүгенге чараның максаты – ул Тукай рухына дога кылу иде. Мин әлеге кичәләрне бик теләп оештырам",- диде Әлфия ханым. Ул Тукайның балалары да, туганнары юк, ул ятим дип һәрчак кайгырган, мәчеттә аның рухына дога укыту мәҗлесе үткәрү теләге белән янган һәм изге гамәле чынга ашкан.

Бөек шәхесне искә алырга татарлар белән бергә дистәләгән руслар да килгән иде. Шулай ук, әлеге чарага шагыйрьнең бабасы Зиннәтулла Әминовның 1868 елда басылган Коръәне һәм классик рәссам Фәйзрахман Әминовның Петербурда ясалган “Дога” рәсеме дә күрсәтелде. Элек ул киң җәмәгатьчелекккә тәкъдим ителмәгән булган. 16-27 апрельдә Мәрҗани мәчете ярдәме белән әлеге рәсем казаннар һәм башкала кунакларына Тукай музеенда күрсәтеләчәк.

Кичәдә Габдулла Кариев театры актерлары Фәнис Кәлимуллин (Тукай ролен башкаручы) һәм Гөлназ Галимуллина (Зөләйха) Тукай шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Бөек шагыйрьнең тормышын сурәтләгән нисбәтле фильм күрсәтелде.

Гөлназ Галимуллина фикеренчә, Тукайның шигырьләрен тәрҗемә итүчеләр, аның хис-тойгыларын биреп бетерә алмый. Тәрҗемәче бу очракта үзе автор ролен башкара, яңа бер шигырь барлыкка китерә. Гомумән, яшьләр Тукайны башкача күзаллый дип саный ул. “Хәзерге яшьләр күбрәк телевидение, интернет, телефонга басым ясый. Элеккеге кебек сине әүлиягә тиңләп тормыйлар. Аларның кызыксынулары башка”, ди артист кыз.

“Сагынылган дога” мәҗлесен оештыручыларның берсе, "Мәрҗани" мәчете имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин сүзләренчә, Тукайны мактаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды. Әмма әле аның иҗатының серләре һаман да ачылып бетмәгән дип саный ул. “Шәхсән мин, Тукайның “Шүрәле” әсәрен рус телендә дә, гарәп телендә дә укыганым бар, шулай ук балетын да күргәнем бар. Тик шагыйрьнең төп фикере бары тик ул язган ана телендә генә ачыла, милли колорит күренә”, - ди Мансур хәзрәт. Аның фикеренчә, зур әйберне күрер өчен бераз ераграк китәргә кирәк.

“Синең турында сөйләр өчен, йә син китәргә, йә үләргә тиеш”, - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин. Соңыннан ул Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләп китте.

Чарада шулай ук, Мәскәү һәм Петербур кунаклары – Георгий Товстоноговның Зур драма театры артисты Екатерина Толубеева, театр артисты Михаил Драгунов, Пушкинның Арбаттагы музей-фатиры мөдире Елена Шустова, Татарстан Дәүләт камера хоры, Габдулла Кариев театры, Тукайның Казандагы әдәби музее вәкилләре катнашты дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе