
Бүген сәгать 14.00 дә Казанның "Мәрҗани" мәчетендә Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай, Усман Гафият улы Әлмиев, Айрат Гәрәй улы Арсланов, сугышта һәм сугыштан соң яралардан вафат булган мөселманнар рухына Коръән уку мәҗлесе була. Чара Татар дәүләт филармониясе һәм “Илһамият” сәхнә ветераннары клубы тарафыннан оештырыла.
Апрель − татар халкының күп кенә мәшһүр шәхесләре туган ай. 1886 елның 26 апрелендә бөек шагыйрь Габдулла Тукай дөньяга килгән, 1913 елның 15 апрелендә бакыйлыкка китеп барган. Татар филармониясе 1946 елдан шагыйрьнең исемен йөртә.
Татарстанның халык артисты Усман ага Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә туган, 2011 елның 14 апрелендә арабыздан китте. Ул филармониядә 1953-1969 елларда эшләгән иде.
Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә туган, 2010 елның 23 апрелендә вафат булды. Г.Тукай исемендәге филармониядә 1965–1996 елларда хезмәт куйды.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әлеге мөхтәрәм шәхесләр исеме белән бәйле чараларны һәрдаим үткәреп килә. "Мәрҗани" мәчетендә Габдулла Тукайга, Айрат Арслановка, Усман Әлмиевка багышлап уздырыласы Коръән ашы − шундый күркәм чараларның тагын берсе. Мәҗлестә Усман Әлмиевнең тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган, Тукай шигырьләреннән тупланган, шулай ук Айрат Арсланов тавышы язылган аерым дисклар истәлек итеп өләшенәчәк.
Чакырылган кунаклар арасында олуг шәхесләрнең туганнары, татар эстрада сәнгате ветераннары, татар матбугат чараларыннан журналистлар бар, диелә филармония матбугат үзәге хәбәрендә.